(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы август). Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм
Миңнеханов капиталь ремонт ясалган Милли-мәдәни үзәк бинасына
күчкән Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә булды.
Аның белән бергә бинаны Россия Федерациясе Хөкүмәте
Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе,
Россия Федерациясе Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Россия Федерациясе Төзелеш
һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Ирек Фәйзуллин, Татарстан Республикасы
Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Президенты
Аппараты Җитәкчсе Әсгат Сәфәров, Казан Мэры Илсур Метшин, Татарстан
Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова, Татарстан
Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова карадылар.
Рөстәм Миңнеханов яңартылган бинаны карап чыкты: татар
язуы тарихына багышланган инсталляция белән танышты, «Татарстан 100: элек һәм
хәзер» китабы күргәзмәсен карады, тавыш яздыру студиясендә булды, дип хәбәр итә
ТР Президенты матубгат хезмәте.