(Казан
шәһәре KZN.RU, 27-нче август). Бүген Казанда «Созвездие–Йолдызлык» арт-резиденциясе ачылды. Яңа мәйданчык Гладилов ур., 49 адресы
буенча тарихи Алафузов
театры бинасында урнашкан. Чарада Республикасы Президенты Рөстәм
Миңнеханов, Башкортостан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров, ТР Президенты
Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан Мэры Илсур Метшин, ТР мәдәният
министры Ирада Әюпова һ.б. катнашты.
Кунакларга
аңлатмаларны Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов һәм
фестивальнең генераль продюсеры, Россия Хөкүмәтенең мәдәният өлкәсендәге
бүләге иясе Дмитрий Туманов биреп бардылар.
«Созвездие–Йолдызлык»
фестиваленең арт-резиденциясе Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм
Миңнеханов ярдәме белән барлыкка килде, диде Дмитрий Туманов, яшь талантлар
монда репетицияләр ясый алалар һәм җитди нәтиҗәләргә ирешергә мөмкиннәр,
районнардан килгән яшьләр дә үз иҗатларын күрсәтә алалар.
Рөстәм Миңнеханов чыгышында
билгеләп үткәнчә, Татарстанда «Созвездие-Йолдызлык» хәрәкәте булу белән
горурланалар, анда 70-90 меңләп бала катнаша. Яңа «Созвездие–Йолдызлык» театрын
ул ТАССРның еллыгына шәһәр кешеләре өчен лаеклы бүләк дип атады. «Сез монда
иҗат итә аласыз, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Казанның
мәдәният картасында яңа нокта барлыкка килде, ул шәһәрнең бөтен Киров районына
яңа импульс бирәчәк».
Искәртәбез, «Алафузов театры»
бинасында (аңа 110 елдан артык), моңарчы Г.Кариев исемендәге Казан яшь тамашачы татар дәүләт
театры урнашкан иде һәм бу бина республика әһәмиятендәге тарихи ядкяр булып
тора. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча бинага
капиталь ремонт һәм бинаны реконструкцияләү проекты эшләнде, театр скверын
төзекләндерү дә күз аллдында тотылды, дип хәбәр итә ТР Президенты
матбугат хезмәте.
Зал 300 урынлык. Спектакльләр ике
дәүләт телендә куелачак дип планлаштырыла.