(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы май). Казанда 1-нче июльдән 11 муниципаль шәһәр яны лагере балаларын кабул итәчәк. Ел дәвамында Казан лагерьларында, шул исәптән мәктәп яны лагерьларында, 40 меңнән артык баланың ял итүе планлаштырылган. Бүген Казан Мэры Илсур Метшин коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча штаб утырышында барлык санитар нормаларны үтәп, балаларның җәйге ялын оештыруны йөкләде. «Бу өстәмә рәвештә тагын бер кат саклану чараларын һәм барлык күрсәтмәләрне, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте таләпләрен төгәл үтәргә кирәк булган очрак», - диде Мэр.
Җәйге чорда 28885 кеше ял итәчәк, шуларның 13005-е - шәһәр яны лагерьларында. Саннар кампания башлануның соңгы срогын һәм ял оештыру буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте таләпләрен исәпкә алып төзәтелергә мөмкин, дип хәбәр итте Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов.
1-нче июньнән шәһәрдә юлламалар сату башлана. Ата-аналар лагерь инфраструктурасы, яшәү шартлары һәм смена юнәлешләре белән dol.tatar.ru республика порталында таныша ала. Авыр хәлдә калган гаиләләрдән булган 1065 балага шәһәр яны лагерьларына бушлай юлламалар биреләчәк, дип хәбәр итте А.Фәизов.
Коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле, Казан лагерьларында профилактика чараларын көчәйтәчәкләр: дезинфекцияләү чараларын кулланып, бүлмәләр көненә кимендә ике тапкыр җыештырылачак; һәр бинада бактерицид лампалар һәм антисептик эретмәле дозаторлар урнаштырылачак. Шулай ук көнгә ике тапкыр балаларда һәм персоналда температураны үлчәү планлаштырыла. Лагерь хезмәткәрләре аның территориясендә бөтен смена дәвамында, чыкмыйча яшәячәк. Барлык чаралар лагерьның педагогик персоналы тарафыннан, башка затларны җәлеп итмичә генә үткәреләчәк. Ата-аналарга килүләрне чикләячәкләр.
Казанда җәйге сәламәтләндерү кампаниясен финанслауның гомуми күләме, А.Фәизов сүзләренчә, 312 млн сум тәшкил итәчәк. Шуның 228 млн. сумы - Татарстан Республикасы бюджеты субсидияләре, 2,3 млн. сумы- Казан бюджеты, 74 млн. сумы - ата-аналар кертеме, 8 млн. сумы - предприятиеләр акчасы. Шулай итеп, бер балага 820,74 сум (2019 - 776, 52, 6%-ка арткан) күләмендә финанслау нормативында муниципаль лагерьда 18 көнлек сменада ата-аналар түләве, лагерьга карап, 5000 сумнан артачак.
Мәктәп яны лагерьлары үз эшләрен 3-нче августтан башларга планлаштыралар. Сменалар шулай ук ТР буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте идарәсе тәкъдимнәре нигезендә үткәреләчәк.
Төрле сәбәпләр аркасында җәйге лагерьларга эләгә алмаган балалар өчен 5 көнгә исәпләнгән биш бушлай онлайн-сменадан торган программа эшләнгән. Көн саен өч сәгать дәвамында туры эфирда әйдәманнар тренинглар һәм мастер-класслар, иҗади чаралар, интеллектуаль викториналар һәм квестлар үткәрәчәк.
«Пандемиягә карамастан, без балаларыбыз җәй көне ял итсеннәр, саф һавада сәламәтлекләрен ныгытсыннар өчен барысын да эшләячәкбез. Алар төрле активлыклар белән шөгыльләнеп, дөрес тукланып, дуслар, яшьтәшләр арасында вакыт уздырсын, - диде Казан Мэры Илсур Метшин. - Әмма барлык чараларны билгеләнгән кагыйдәләр нигезендә үткәрү бик мөһим. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең барлык күрсәтмәләрен һәм таләпләрен төгәл үтәргә, моңа аерым игътибар бирергә кирәк».