(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы май, Алинә Бережная). 2020 ел башыннан Казанда 650 янгын теркәлгән. Узган ел белән чагыштырганда торак секторда аларның саны 1,18 %-ка кимеде, моннан тыш, өч ел эчендә беренче тапкыр янгыннарда һәлак булганнарның саны 36,36 %-ка кимеде һәм 14 кеше тәшкил итте. Бу хакта бүген Казан Башкарма комитетында коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча оператив штаб утырышында Гражданнар оборонасы идарәсе башлыгы Фердинант Тимерханов сөйләде. Утырышны Казан Мэры Илсур Метшин үткәрде.
Янгыннарның иң еш очрый торган сәбәбе - ут белән саксыз эш итү
Гомуми саннан 449 очракта янгыннарның төп сәбәбе ут белән саксыз эш итү булган. Шуңа бәйле рәвештә, Ф.Тимерханов сүзләренчә, кешеләрнең үлемен кисәтү буенча иң нәтиҗәле чараларның берсе - фатирларда автономияле янгын хәбәрчесен урнаштыру. Система иртә стадиядә янгын чыгуга оператив җавап бирә һәм тавыш сигналы белән халыкны янгын чыгу куркынычы турында үз вакытында кисәтергә сәләтле.
Ф.Тимерханов искәрткәнчә, 2016 елдан янгын хәбәрчеләрен күп балалы гаиләләр һәм социаль куркыныч хәлдәге гаиләләр яшәгән фатирларда урнаштыралар. Республика программасы ярдәмендә Казанда 257 фатирда 746 янгын хәбәрчесе урнаштырылган. 2019 елда шәһәр Башкарма комитеты эшен дәвам итте - янгын гарнизоны хезмәткәрләре күп балалы һәм социаль куркыныч хәлдәге гаиләләр, шулай ук инвалидлар һәм 70 яшьтән өлкәнрәк ялгыз яшәүче гражданнар яшәгән 293 фатирда 879 автоном янгын хәбәрчесе урнаштырды.
Быел президент программасы дәвам итәчәк - автоном янгын хәбәрчеләре өч һәм аннан да күбрәк балалы 12 мең 338 күп балалы гаилә яшәгән фатирларда урнаштырылачак. «Казанда 6 мең 373 йорт биләмәсендә 25 мең 492 автоном янгын хәбәрчесе урнаштыру планлаштырылган иде. Бу саннан 2954 йорт биләмәсендә 11 мең 816 данә урнаштыру планлаштырылган иде, бүгенге көнгә 510 йорт биләмәсендә 2088 хәбәрче урнаштырылган», - дип хәбәр итте Ф.Тимерханов һәм пандемия чорында эшнең туктатылуы хакында әйтте.
«Анализаторлар газ исе чыгуын һәм төтенлек эшендәге төзексезлекләрне вакытында күрергә мөмкинлек бирә»
Ф.Тимеурханов сүзләренә караганда, соңгы ике елда Татарстан Республикасы башкаласында торак йортларда өч газ шартлау очрагы булган, шуңа күрә халык белән профилактик эш алып бару актуаль булып тора. Торак милекчеләре фатирларда газ исе таралуы турында газ хезмәтләрен кисәтү өчен анализаторлар урнаштыра ала. «Анализаторларны урнаштыру газның чыгуын һәм төтенлек эшендәге төзексезлекләрне вакытында күрергә, янгынны, шартлауны, исле газ белән агулануны булдырмый калырга мөмкинлек бирә», - диде ул.
Еш кына янгынны тиз арада бетерүдә килеп туган каршылыкларның берсе - янгын сүндерү техникасының ишегалдына үтү мөмкинлеге булмау. Йорт яны территорияләренә махсус тамгалар ясау планлаштырыла. «Кагыйдәләр буенча, мондый билге урынында шәхси транспортны кую тыелган. Тәҗрибә өчен без идарәче компанияләр белән берлектә ишегалларының берсендә билге салып караячакбыз. Халык аңлап кабул итсә, закон дәрәҗәсендә без Казан шәһәр Думасы депутатларына мәсьәләне хәл итү өчен тәкъдимнәр әзерләячәкбез, - дип белдерде Ф.Тимерханов.
Гражданнарны яклау идарәсе башлыгы шулай ук кайбер күп катлы йортларда янгынга каршы автоматлаштырылган саклану системаларын һәм насослар һәм төтенне юк итү системасын ремонтлау-торгызу эшләрен башкарырга кирәк, дип хәбәр итте. Шулай ук Ф.Тимерханов җәйге сезонда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүгә шәһәрнең балалар лагерьлары һәм уку йортлары да тикшереләчәк, дип билгеләп үтте.
Казан Мэры Илсур Метшин Гражданнарны яклау идарәсенә җайга салынган эш өчен рәхмәт белдерде.