(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче май, Алинә Бережная).
Казанда Әмәт магистрале авышлыгында масштаблы «яшел реконструкция» үткәрелә. 3
гектар мәйданда 2107 агач һәм 1800 декоратив куак утыртылган инде.
Төзекләндерүне газон, күпьеллык үсемлекләр, 10 км озынлыктагы су сибү системасы
һәм декоратив яктырту белән тулыландырачаклар. Эшләр барышын Казан Мэры Илсур
Метшин тикшерде.
Территорияне яшелләндерү эшләре апрельдә башланды, көн
саен 70-ләп эшче агач утырту белән шөгыльләнә. «Горводзеленхоз» Тресты» МУП
идарәчесе Роза Җәббарова Казан Мэры Илсур Метшинга әлеге участокта мондый
масштаблы яшелләндерү эшләренең беренче тапкыр үткәрелүе турында сөйләде.
«Биредә зур магистраль уза, аның авышлыклары төрле участоклардан күренә. Яшел
бизәлеш әлеге участокны матурлап кына калмый, соңыннан агач тамырлары тау
итәген дә ныгытачак», - дип сөйләде Казан Мэрына Р.Җәббарова. Тау битендә төрле
токымлы агачлар - миләш, өрәңге, дүләнә, чыршы, нарат, эрбет, тал, шулай ук
спирея декоратив куаклары утыртканнар. Агачлар үзебезнең ил питомникларында
үстерелгән. Аларга тизрәк җайлашырга ярдәм итү өчен, утыртканда ашламалар,
үсешне көчәйтүче чаралары, шулай ук яңа туфрак кулланыла.
Шәһәр башлыгы үсемлекләргә су сибү ничек башкарылачагы
белән кызыксынды. Роза Җәббарова аңлатканча, участокта 10 км озынлыктагы
автоматлаштырылган су сиптерү системасы урнаштырылган.
Тау битләре тагын да матуррак күренсен өчен, аларда
күпьеллык үсемлекләр утыртылачак, биредә чәчәкле бизәкләр ясалачак.
Яшелләндерүне газон да тулыландырачак. Әмәт магистрале авышлыгын тулысынча
төзекләндерү эшләрен май ахырына төгәлләү планлаштырыла.
Яшел бизәлеш төнлә дә яхшы күренәчәк - хәзер тау
битләрендә декоратив яктырткыч урнаштырыла. Территорияне карап чыгуда катнашучы
«Казгорсвет» МУП директоры Рөстәм Габделхаков 122 яктырткычның барысы да
вандалларга каршы, дымга чыдам һәм энергия саклаучы булуын җиткерде. «Яктылык
системасы автомат рәвештә тәүлекнең төнге вакытында магистральдә төп яктырту
белән бергә яндырылачак», - дип аңлатты Р.Габделхаков.
Илсур Метшин ассызыклаганча, Әмәт магистрале авышлыгын
яшелләндерү - ул шәһәрнең яшел экологик каркасын формалаштыруга юнәлдерелгән
бик мөһим проект. «Яшел реконструкция Казанны төзекләндерүдә һәм уңайлы шәһәр
мохите булдыруда мөһим урын алып тора. Әле күптән түгел генә әлеге җир
кишәрлеге яраксыз иде, ә бит моннан көн саен йөзләгән мең автомобиль уза. Юлны
эшләдек, төзекләндерүгә дә чират җитте. Хәзер әлеге почмак якты, матур булачак,
казанлыларның кәефен күтәрәчәк һәм экологияне ныгытачак», - диде И.Метшин.
Гомумән алганда, әлеге язда шәһәр буенча 70 урамда 8
меңнән артык агач барлыкка килгән. Май азагында Казанда 2 млн. чәчәкле үсенте утырту планлаштырыла.
Күчмә киңәшмәдә шулай ук Башкарма комитет җитәкчесе
урынбасары - Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев, Совет районы
башлыгы Роман Фәтхетдинов катнашты.