(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче май, Ксения Швецова). Казанда эпидемиологик вәзгыятькә бәйле чикләүләр кертелүгә карамастан, Җиңү көнен бәйрәм итү Татарстан башкаласы өчен лаеклы дәрәҗәдә узды, дип билгеләп үтте бүген Казан Мэры Илсур Метшин коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча штаб утырышында. Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан чаралар шәһәрдә ел ахырына кадәр дәвам итәчәк.
«Без әле күптән түгел генә күз алдына да китерә алмаган шартларда без Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүне оештырдык һәм уздырдык. Үзизоляция режимына карамастан, бәйрәм масштаблы һәм лаеклы дәрәҗәдә узды, - диде Илсур Метшин. - Без яшь буын үз йөрәкләрендә кадерләп саклаган хөрмәт һәм рәхмәт хисләрен һәр ветеранга җиткерергә тырыштык».
Чикләүләр кертелүгә карамастан, ТР башкаласында бик күп чаралар узды, шул исәптән шәһәр халкы онлайн режимда «Үлемсез полк» акциясенә кушылды, шул рәвешле ветераннарны котлады, дип искәртте И.Метшин. Ул әһәмиятле датага багышланган акцияләр һәм чараларны оештыруда катнашучыларга рәхмәт белдерде. «Кадерле ветераннарыбыз адресларына бүләкләр, котлау открыткалары таратырга ярдәм иткән барлык администрация башлыкларына, шәһәр халкына рәхмәт, - диде Мэр. - Бу бөек дата, совет халкының бөек батырлыгы тирәсендә берләшү беркемне дә битараф калдырмады. Барысы да ветераннарга һәм тыл хезмәтчәннәренә карата иң якты тойгылар һәм рәхмәт хисләре кичерде».
Җиңүнең 75 еллыгына багышланган чаралар Казанда ел башыннан уза - төрле акцияләргә һәм конкурсларга балалар бакчалары, мәктәп һәм югары уку йортлары укучылары, шулай ук төрле предприятиеләр хезмәткәрләре һәм иҗтимагый хәрәкәтләрдә катнашучылар кушыла, дип өстәде шәһәр башлыгы. «Бәхеткә, ветераннарыбыз безнең белән, алар үсеп килүче буынны тәрбияләү буенча гаять зур эшне дәвам итәләр. Көндәлек режимда без дә бу эшне дәвам итәчәкбез, - диде И.Метшин. - Без халкыбызның, илебезнең бөек тарихын саклаячакбыз».
Исегезгә төшерәбез, Казанда Җиңү көнен бәйрәм итү «Авторетроклуб-21» республика иҗтимагый оешмасында катнашучылар йөрешеннән башланды һәм Җиңү паркында Совет солдатына һәйкәл ачу белән дәвам итте. 9-нчы майда шәһәр өстендә Россия, Татарстан Республикасы һәм Җиңү Байрагы белән Ми-8 легендар линейкасы вертолетлары звеносы очып үтте. Ә аннары шәһәр халкы Ту-160 «Ак аккош» бомбардировщигы очышын күрә алды. Кич белән республикабыз халкы Казанда узган бәйрәм салютының трансляциясен карый алды. Барлыгы республикада бәйрәм хөрмәтенә онлайн режимда 400-ләп төрле акция һәм чара узды.