(Казан
шәһәре KZN.RU, 23-нче март, Ксения Швецова). Казан идарәче компанияләре
күпфатирлы йортларда гомуми кулланылыштагы урыннарны дезинфекцияләү эшен
көчәйтте. Белгечләр махсус дезинфекцияләүче чараларны кулланып подъездларны
җыештыралар, ишекләрне, ишек тоткаларын, сүндергечләрне, баскысларны, лифт һәм
чакыру төймәсен, домофоннарны, почта әрҗәләрен, диварны һәм идәннәрне
эшкәртәләр. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбе вакытында Торак-коммуналь хуҗалыгы
комитеты рәисе Дмитрий Анисимов хәбәр итте.
Идарәче компанияләр персоналы һәм подрядчы оешмалар
белән химик чаралар белән эшләү буенча инструктажлар уздырганнар, барлык
хезмәткәрләргә индивидуаль яклау чараларын таратканнар, дип сөйләде Д.Анисимов.
Татарстанда махсус санитар режим кертелгәннән соң, идарәче
компанияләр өстәмә рәвештә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге
өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте тарафыннан тәкъдим ителгән нәтиҗәле
дезинфекция чараларын сатып алган.
«Гомуми файдалану урыннарын эшкәрткәндә дезинфекция
чараларыннан химик исләр кала. Әмма халык уздырыла торган чараларның мөһимлеген
һәм кирәклеген аңлый, - дип билгеләп үтте спикер. - Идарәче компанияләр бүгенге
көнгә барлык кирәкле әйберләр белән тәэмин ителгән һәм имин
санитар-эпидемиологик вәзгыять башланганчы махсус режим шартларында эшләргә
әзер».
Идарәче оешмалар лифтларда һәм күпфатирлы йорт
подъездларындагы мәгълүмат стендларында коронавирус таралуны профилактикалау
турында мәгълүмат материаллары урнаштыралар.
Казан Мэры Илсур Метшин подъездларның беренче
катларына, шулай ук лифтларга аерым игътибар бирергә чакырды. «Бөтен 10 катлы
йортны эшкәртергә бернинди физик ресурслар да тулысынча җитмәячәклеге аңлашыла,
әмма керү ишеге, домофон, баскыч маршруты лифтка кадәр даими рәвештә
эшкәртелергә тиеш, - диде шәһәр башлыгы. - Тагын йорт хуҗалары белән аралашкан
идарәче компанияләр хезмәткәрләреннән, шәхси саклау чараларын үтәү зарурлыгы,
сәүдә үзәкләренә һәм башка җәмәгать урыннарына йөрергә кирәкмәве турында
казанлыларга мәгълүмат бирүне сорыйм. Бу эштә икенчел кешеләр юк, без барыбыз да
бер командада булырга тиеш».