(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче сентябрь, Алена Мирошниченко). Тиздән Казанның Юдино бистәсендәге «Локомотив» стадионында йөгерү юллары, чаңгы трассасы, ату трассасы барлыкка киләчәк, физкультура-сәламәтләндерү комплексы капиталь ремонтланачак. Стадионны төзекләндерү эшләре барышы белән Казан Мэры Илсур Метшин танышты. Спорт объектын караганда шәһәр башлыгына 1500 кешелек трибуналар һәм трибуна асты биналары булган 4650 кв. м мәйданлы яңа административ-көнкүреш комплексы проектын тәкъдим иттеләр.
Россия тимер юллары тарафыннан 1957 елда төзелгән «Локомотив» стадионын реконструкцияләү узган ел башланып китте. Юдино бистәсенең йөз еллыгына ясалма өслекле яңа тулы үлчәмле футбол кыры төзелде. Хәзер футбол кыры тирәсендә стандарт озынлыктагы алты йөгерү җиңел атлетика юлы өчен нигез әзерлиләр. Бүгенге көнгә асфальтның беренче катламы җәелде, яңгыр канализациясе системасын урнаштыру төгәлләнде. Эшчеләр чаңгы-ролик трассасын төзү өчен мәйданчыкны чистарттылар. Реконструкциянең беренче этабы шулай ук атыш мәйданын төзү, видеокүзәтү һәм спорт хронометражы системаларын урнаштыру һәм физкультура-сәламәтләндерү комплексын капиталь ремонтлауны күздә тота. Бүгенге көндә эшләр 49%-ка башкарылган.
Шәһәр башлыгы стадион территориясен һәм физкультура-сәламәтләндерү комплексында күп функцияле спорт залын карап чыкты. Спорт залында махсус өслек булачак, моннан тыш, трибуналарны күчерү нәтиҗәсендә бинаның мәйданы артты. Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов һәм Физик культура һәм спорт комитеты рәисе урынбасары Ленар Гарифуллин билгеләп үткәнчә, бу спорт белән шөгыльләнүгә бистәдә яшәүчеләрне күбрәк җәлеп итәргә һәм биредә балалар һәм өлкәннәр шөгыльләнә торган спорт төрләре спектрын киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк. Исегезгә төшерәбез, 2015 елда «Локомотив» Казанның чаңгы ярышлары буенча балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең оператив идарәсенә тапшырылды, анда 560 бала һәм яшүсмер шөгыльләнә.
Спорт залын яңартудан тыш, физкультура-сәламәтләндерү комплексын киенү-чишенү урыны, душ, санузеллар белән дә тәэмин итәчәкләр.
«Без бу физкультура-сәламәтләндерү комплексын Юдино халкына кайтарабыз дип әйтергә була, монда балалар күбрәк спорт белән шөгыльләнәчәк», – дип билгеләде шәһәр башлыгы.
Стадионда трибуналарны һәм трибуна асты биналарын ремонтлау таләп ителә. «Локомотив»ны капиталь ремонтлауның икенче этабында трибуналар һәм трибуна асты биналары булган 3 катлы административ-көнкүреш комплексы бинасын төзү тәкъдим ителә, - дип сөйләде Илсур Метшинга проектның баш архитекторы – «Мостаф» ҖЧҖ генераль подрядчы оешмасы генераль директорының беренче урынбасары Алексей Горбунов.
«4650 кв.м мәйданлы яңа бинада бер үк вакытта 20 спорт командасы киенә алачак вакс-кабиналар, тулы кыйммәтле хуҗалык, тренажер залы, йөгерү өчен җиңел атлетика манежы, чаңгы прокаты блогы, фойе, киенү-чишенү бүлмәләре һәм азык-төлек блогы урнашачак, - дип билгеләп үтте Алексей Горбунов. - Биредә спортның теләсә кайсы төре буенча тренировкалар үткәрергә мөмкин булачак». Тамашачылар өчен 1500 урынга исәпләнгән трибуналар урнаштырылачак.
Шәһәр Мэрына ике архитектура карары тәкъдим ителде – аларның берсендә бинаны бизәү эшендә агач, икенчесендә плитка һәм пыяла өстенлек итә. Шәһәр башлыгы әйләнә-тирә мохит - урман белән ярашкан вариантка тукталырга тәкъдим итте. «Барысы да уңайлы булсын, бирегә килгән кешеләр дә үзләрен уңайлы хис итсен иде. Плитка һәм пыяла безгә шәһәрдә дә җитәрлек», - дип ассызыклады ул.
«Тулаем алганда, проект искиткеч, Юдино халкы өчен бу бик зур бүләк булачак. Әйдәгез, бергәләп бу әкиятне тормышка ашыру өчен тырышыйк, - дип нәтиҗә ясады И.Метшин. - Әле күптән түгел генә без биредә футбол кырын урнаштырырга, заманча ФОК ясарга хыялландык, ә хәзер, ул тормышка аша торган вакытта, киләсе этап – менә бу комплекс төзелеше».