(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы сентябрь, Алинә Бережная). 14-нче сентябрьдә Казанда масштаблы гомумшәһәр игелек ярминкәсе узачак. Барлык җыелган акчалар да дәвалауга мохтаҗ балаларга ярдәм итүгә тотылачак. Ярминкә ТР башкаласында көзге игелек декадасының йомгаклау чарасы булачак. Бу хакта бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Казанның Мәгариф идарәсе башлыгы Илнар Һидиятов сөйләде.
Казанда Игелек атнасы бай булыр дип көтелә. Аз керемле гражданнар, ветераннар, хайваннар өчен приютлар, өлкәннәргә һәм ялгыз кешеләргә адреслы ярдәм күрсәтү, донорлыкка кан тапшыру, экологик акцияләр, хәйрия концертлары һәм спектакльләре үткәрү планлаштырыла, дип сөйләде И.Һидиятов.
5-нче сентябрьдән үк шәһәрнең уку йортларында игелек дәресләре уза, анда артистлар, депутатлар, җәмәгать эшлеклеләре беренче сыйныф укучыларына хәйрия нигезләре турында сөйлиләр. Моннан тыш, Белем көнендә Казанның беренче сыйныф укучылары бүләккә Игелекле эшләр көндәлеге алдылар, алар анда уку елы дәвамында үзләренең барлык изге эшләрен язып барачаклар. Бу традициягә беренче тапкыр 2016 елда нигез салынды, дип искәртте И.Һидиятов.
Игелек декадасы кысаларында хәйрия чараларында барлык казанлылар да катнаша ала.
Әйтик, 11-нче сентябрьдә Республика кан үзәгендә «Донор балигълыгы»хәйрия акциясе булачак. 12-нче сентябрьдә Су спорт төрләре сараенда синхрон йөзү буенча Россия җыелма командасы тренеры Татьяна Покровскаяның мастер-классы узачак. Барлык җыелган акчалар Анжела Вавилова исемендәге хоспис төзелешенә тотылачак.
Игелек декадасын 14-нче сентябрьдә узачак киң күләмле гомумшәһәр Игелек ярминкәсе төгәлләячәк. «Континент», «Крылья Советов» паркларында, Урицкий паркында, Фучик урамындагы бульварда хәйрия базарлары ачылачак. Шәһәрлеләр район мәктәпләренең битараф булмаган укучылары һәм ата-аналары тарафыннан үстерелгән табигать уңышларын һәм кул эшләнмәләрен сатып ала алачак. Шулай ук шәһәр халкын бай концерт-күңел ачу программасы да көтә: иҗади коллективларның чыгышлары, мастер-класслар, конкурслар, уйнатулар һәм флешмоблар. Җыелган акчалар дәвалауга мохтаҗ балаларга ярдәм итүгә тотылачак. «Бүген гомумшәһәр Игелек ярминкәсе ирекле хәрәкәтнең визит карточкасы булып тора, анда 100 меңнән артык кеше катнаша, һәм аларның күбесе – үзиреклеләр-мәктәп укучылары», - дип сөйләде И.Һидиятов.
Казан Мэры Илсур Метшин шәһәр паркларында Игелек ярминкәсенең инде дүртенче тапкыр уздырылуын һәм матур традициягә әйләнүен билгеләп үтте, ә бу елга кадәр ул ике ел мәктәпләрдә уздырылган иде. «Казанда игелек күбрәк булсын. Башкалада йөзләгән гаилә ярдәм ала, әлеге программа кысаларында балалар берничә миллион сум акча җыйды, шул ук вакытта 137 мең мәктәп укучысы ярдәм итүнең мөһим булуын, яхшылык эшләргә кирәклеген аңлап үсә», - дип нәтиҗә ясады И.Метшин.