(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы август, Алинә
Бережная). Казанда WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатына әзерлек финиш
сызыгына чыкты. Инде 22-нче августта Татарстан башкаласы дөньяның 63 иленнән
1300-дән артык конкурсантны кабул итәчәк, алар 56 компетенциядә үзләренең
һөнәри осталыкларын күрсәтәчәк. Чемпионат зур ачылыш тантанасы белән истә
калачак, анда тамашачылар югары технологияләр ярдәмендә театральләштерелгән
тамашада катнаша алачак. Чемпионатка әзерлек барышын Казан Мэры Илсур Метшин
тикшереп кайтты. Ул «Казан Арена» стадионының мавыктыргыч тамашаны уздыруга
әзерлеген бәяләде һәм чемпионатны ачу тантанасында чыгыш ясаячак артистлар
белән аралашты.
Стадионның декорацион төзелеше июнь аенда башланды.
Якынча 600 эшче, һава шартларына карамастан, эшне туктатмый – сәхнәләрне
монтажлый, тавыш һәм видеопроекция җиһазларын көйли.
Югары технологияләр куллану хисабына булачак
чемпионатны ачу тантанасы максималь нәтиҗәле булыр дип көтелә. Тамашаның
режиссеры - Россия телевидение академиясе әгъзасы, Россия сәнгать академиясенең
мактаулы әгъзасы Алексей Сеченов. Аерым алганда, ул XXVII Бөтендөнья җәйге
Универсиада, VII кышкы Азия Олимпия уеннары, Су спорт төрләре буенча FINA XVI
дөнья чемпионаты һәм башка тамашалар өстендә эшләде.
«Казан Арена»ны караган вакытта Алексей Сеченов Казан
Мэры Илсур Метшинга ачылыш тантанасында ике яңа технология кулланылачагын
җиткерде. Шуларның берсе - югары технологияле декорацияләр. «Без 5 танылган
VR-рәссамны чакырдык, алар тамашачылар күз алдында ук күләмле декорацияләр
ясаячак», - дип аңлатты А.Сеченов.
Тулыландырылган чынбарлыклы технология тамашаның тагы
бер үзенчәлеге булачак - тамашачылар махсус мобиль кушымта ярдәмендә
чынбарлыкның бер өлеше булачак виртуаль объектларны күрәчәк.
Бик зур сәхнә тамашаның төп объекты булачак, матур
тамаша вакытында ул ачылачак. Режиссер аның бөтен үзенчәлеген ачып бетермәде,
шулай да кызыктырып өлгерде: «Бу бик «акыллы» әйбер – үзгәрә,
трансформацияләнә, ә 22-нче августта без аны хәтта «сөйләшкәнен» дә
күрәчәкбез», - дип сөйләде А.Сеченов.
Югары технологияләр театральләштерелгән тамашаның
сюжетында да кулланылачак, ул осталык үрләрен яулаучы кешеләр турында
сөйләячәк. Оештыручылар бөтен нечкәлекләрне дә ачып бетерми, әмма кунакларның
тамашаның бер өлеше булачагы инде билгеле. «Хәзерге дөньяда халыкны тамашага
җәлеп итү мөһим. Без беренче тапкыр тамашачыны чараның финалына йогынты ясаячак
спектакль герое итү максатын куйдык», - дип аңлатты тамашаның режиссеры. Махсус
җайланмалар ярдәмендә тантананың һәр кунагы хәзерге дөнья үсешенә кагылышлы
мөһим фәлсәфи сорауга җавап бирәчәк.
Профессионаллар барлыкка килү тарихы бию теле аша
сөйләнәчәк, номерларның репетицияләре Ленин исемендәге мәдәният йортында бара.
15-нче июльдән башлап Казанның хореография ансамбльләренең иң яхшы 300 биючесе
хореограф-куючы Жанна Шмакова җитәкчелегендә көненә алты сәгать шөгыльләнә.
Спектакльнең өзеген кичә Казан Мэры Илсур Метшин да бәяләде. Ул булачак
чемпионатның мөһимлеген билгеләп үтте һәм артистлар арасында инде берничә
тапкыр дөньякүләм масштабтагы вакыйгаларда – 2013 елгы Универсиада, Спортның су
төрләре буенча дөнья чемпионаты һәм Футбол буенча дөнья чемпионатында чыгыш
ясаучылар барлыгын билгеләп үтте. «Мин таныш йөзләрне, бергәләшеп инде берничә
зур чараны уздырган кешеләрне күрүемә бик шатмын. Шунысы мөһим: без чираттагы
дөньякүләм вакыйганы иҗади көчебез белән әзерлибез. Барыбыз да тулы көчкә
эшләргә әзербез», – дип мөрәҗәгать итте И.Метшин балаларга. Ул бу чемпионатның
Казанда узачак соңгы дөньякүләм вакыйга булмавына ышаныч белдерде. «Бөтен
дөнья, барлык биш континент та безгә кабат килә, бу - шәһәрдә уза торган
дөньякүләм масштабтагы соңгы вакыйга булмасын иде. Казан турында тагы бөтен
дөнья ишетсен өченнәрсә дә булса уйлап табырбыз дигән өмет зур», - диде Илсур
Метшин.
Бию эпизодлары бер-бер артлы барачак. Бер куелышта
100-гә якын артист катнаша. Яшьләр бию ярдәмендә алты эшче һөнәрен
тасвирлаячак. Биючеләр сүзләренә караганда, хореография - кызыклы, катлаулы,
ләкин шул ук вакытта заманча һәм халык биюләренең гадәти булмаган хәрәкәтләре
белән дә тоташкан юнәлеш синтезы. «Хис-кичерешләр тулып тора, без үзебез тарих
язабыз, бию ярдәмендә әлеге чемпионатның әһәмиятен күрсәтәсе килә. Бу -
грандиоз тамаша булачак, үзең килеп күрүең һәм барысын да тамаша кылуың
яхшырак», - дип хис-кичерешләре белән уртаклашты «Казан» бию ансамбле
солисткасы Татьяна Мифтахова.
Биючеләрдән тыш, дөньяда гражданлык һәм паспорт алган
бердәнбер андроид София роботы, шулай ук эстрада йолдызлары – Елка, Александр
Панайотов, Jukebox trio төркеме, Ян Гэ, «Дана Соколова» рок-төркеме һ.б.
катнашачак.
«Казан Арена»да репетицияләр 12-нче августта
башланачак. Артистлар чыгыш ясаудан куркып тормый, зур сәхнәгә чыгуларын
түземсезлек белән көтәбез, дип искәрттеләр. «Бу мин катнашкан беренче җитди
чара түгел, шуңа да мораль яктан әзермен. Бу әкият - дөнья масштабындагы
вакыйгаларда кабат чыгыш ясау. Репетицияләргә тулысынча биреләм һәм моннан
канәгатьлелек алам. Хореографлар тренировкаларга соңга калмаска, кул-аякларны
сындырмаска куштылар», - дип сөйләде «Мгновение» бию театры артисты Игорь
Говорков.
Илсур Метшин чемпионатның тарихка аны уздыруга зур
өлеш керткән кешеләр ярдәмендә керәчәген билгеләп үтте. «Без 2013 елгы
Универсиаданы ачу тантанасыннан башлап җибәрдек, һәм менә бүген тулысынча
Татарстан көче белән – техник белгечләр, сәхнә хезмәткәрләре, артистлар белән
WorldSkills Kazan 2019 ачылу тантанасын әзерлибез. Бу зур шатлык һәм хөрмәт, -
диде И.Метшин. – Һәр халыкара вакыйга инфраструктура буенча мирас калдыра, әмма
иң мөһиме - безнең кешеләр, безнең яшьләр. Элек үткәрелгән чаралар ярдәмендә
алар иҗади яктан гына үсеп калмадылар, транспорт, сервис, волонтерлык
өлкәләрендә дә иң яхшыларына әйләнделәр. Аларга чит илләрдә дә ихтыяҗ зур».
Шәһәр башлыгы Казанның чемпионатны үткәрүгә әзер
булуын ассызыклады. «Без фикердәшләр командасы белән эшлибез. Зур четерекле
оештыру эше үзенең финал стадиясенә җитте, һәм без инде тулысынча әзербез.
Оештыручыларның зур командасы тарафыннан камилләштерелә һәм эшләнеп җиткерелә
торган соңгы штрихларны төгәллибез», – дип нәтиҗә ясады И.Метшин.
Исегезгә
төшерәбез, WorldSkills Kazan 2019 Татарстан башкаласында 22-27 августта узачак.
Ярышларны үткәрүнең төп мәйданы «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге булачак.
«Казан Арена» стадионында узачак ачылыш һәм ябылу тантаналарына билетларны сайтта сатып алырга
мөмкин.