(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче август). Казан
Мэры Илсур Метшин Татарстан башкаласында яшәүчеләрне Корбан гаете белән
котлады.
«Хөрмәтле казанлылар!
Сезне чын күңелдән изге Корбан бәйрәме
белән котлыйм!
Хаҗ гыйбадәтенең тәмамлануын белдереп килә
торган бу бәйрәм халкыбызның бай рухи мирасының аерылгысыз өлеше булып тора һәм
исламның чын әхлакый кыйммәтләре турында искә төшерә.
Күп гасырлар элек булган кебек үк, Корбан
гаете бүген дә мәрхәмәтлеккә һәм үзара хөрмәткә чакыра. Гореф-гадәтләребезне
үтәп, Коръән тәгълиматларын үтәргә тырышып, без бу бәйрәмнең йолаларын кадерләп
саклыйбыз һәм аларны буыннан-буынга тапшырабыз. Безнең һәрберебез Татарстан
Республикасының күпмилләтле һәм күп динле башкаласында яшәүче халыклар
арасындагы дустанә һәм тату мөнәсәбәтне ныгытуга үз өлешен кертә.
Шәһәребез мөселманнары, кешелеклелек һәм
әхлакый чисталык үрнәген күрсәтеп, киләчәктә дә ислам кыйммәтләрен хөрмәтләп,
Казанның алга таба да үсеп чәчәк атуы, тынычлык һәм бердәмлек шәһәре булып
калуы өчен омтылырлар дип ышанам.
Бу якты бәйрәм сезнең йортларыгызга һәм
гаиләләрегезгә җылылык һәм шатлык, иминлек һәм үзара аңлашу алып килсен!
Корбан гаете мөбарәк булсын!» - котлауда
әйтелә.