Казан Башкарма комитетында традицион аппарат киңәшмәсе узды
Денис Гордийко фотосы
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче февраль).
Казанда шәһәр Башкарма комитеты бүлекчәләре һәм муниципаль берәмлек органнары
җитәкчеләренең аппарат киңәшмәсе узды. Эшлекле дүшәмбене Казан Мэры Илсур Метшин уздырды.
Киңәшмәдә универсаль
спорт мәйданчыклары төзелешен, Казанның спорт объектларын капиталь төзекләндерү
һәм реконструкцияләү, шулай ук Россия сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек
федераль хезмәтенең “Медицина оешмаларында медицина эшчәнлегенең сыйфаты һәм
куркынычсызлыгы” ирекле сертификацияләү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.