(Казан шәһәре
KZN.RU, 25-нче декабрь, Ксения Швецова). Киләсе елда Казанда төп социаль
программаларны гамәлгә ашыру һәм шәһәр инфраструктурасын камилләштерү дәвам
итәчәк. Шулай итеп, өч мәдәният сараен, зоопаркны реконструкцияләүне, күп
фатирлы йортларны һәм социаль объектларны капиталь ремонтлауны дәвам итү
планлаштырыла. Киләчәккә төп планнар белән "Эфир" телеканалындагы
"Тема" тапшыруы барышында Казан Мэры Илсур Метшин уртаклашты.
Әйтик, киләсе
елда эшләр "Сәйдәш" мәдәни үзәгендә (элеккеге Төзүчеләр мәдәният
йортында), Дәрвишләр бистәсендәге Сәет-Галиев ис. мәдәният сараенда һәм Идел
буе районында "Чулпан" мәдәният үзәгендә дәвам итәчәк. Моннан тыш,
Мэр сүзләренә караганда, ТР Президенты йөкләмәсе буенча Казанда
"Казан" милли-мәдәни үзәгендә актив реконструкция башланачак, анда
Милли китапханәне урнаштыру планлаштырыла.
Тагын да
перспектив проектлар турында сөйләгәндә, аларны берничә елдан тәмамлау
планлаштырыла, Илсур Метшин зур Казан боҗрасы төзелеше дәвам ителүен билгеләп
үтте. "Без зур инфраструктур проектлардан Җиңү проспектына Борисково аша
Техника урамына чыгу өчен зур Казан боҗрасы төзелешен дәвам итәргә телибез.
Анда инде бездә чишелеш бар, Танк боҗрасыннан елга портына кадәр кешеләр 5-7
минут эчендә барып җитәчәкләр, үзәк бушаячак. Бу киләчәккә зур хыял", -
дип сөйләде И.Метшин һәм торак фондын, социаль объектларны капиталь ремонтлау,
ишегалды территорияләрен һәм балалар бакчаларын яңарту киләсе елда Казанда
дәвам итәчәк, дип өстәде.