(Казан шәһәре
KZN.RU, 25-нче декабрь, Ксения Швецова). Казанда киләсе елда узачак WorldSkills
дөнья чемпионаты ярышларын теләгән һәркем карый алачак. Моның өчен чемпионатны
уздыру көннәрендә махсус рәвештә "Экспо" Халыкара күргәзмә үзәгенә
кадәр бушлай шаттллар ачылачак, анда төп ярышлар узачак. Бу хакта бүген
"Эфир" телеканалындагы "Тема" тапшыруы барышында Татарстан
башкаласы Мэры Илсур Метшин сөйләде.
Ноябрь аенда
Татарстанда 9 торак пунктның 38 мәйданчыгында WorldSkills эшче һөнәрләр
чемпионатының төбәк этабы узды. Катнашучылар 136 компетенция буенча көч
сынашты. Иң көчлеләре 2019 елда Казанда узачак дөнья этабында үз илләрен
тәкъдим итәчәк Россия җыелма командасына керәчәк. "Казанның иң яхшы
профессиональ осталары ил командасына һәм Россия җыелма командасына керер дип
өметләнәбез", - дип билгеләде И.Метшин. Ул шулай ук Чемпионатка төрле һөнәр
ияләре һәм профессионаллар гына түгел, теләгән һәркем һәм шәһәр кунаклары да
килә алачак, дип өстәде: "Бу искитмәле вакыйга – 60 компетенция, иң яхшы
осталар гадәти булмаган әйберләр ясыйлар. Аны тоеп карау кирәк. Без бу шул
исәптән яшьләр өчен эшче һөнәрләрнең дәрәҗәсен һәм ролен дә күтәрер дип
өметләнәбез".
Исегезгә
төшерәбез, WorldSkills - халыкара коммерцияле булмаган хәрәкәт, аның максаты -
һәр аерым илдә дә, бөтен дөньяда да һөнәри осталык ярышларын оештыру юлы белән
эшче һөнәрләренең абруен күтәрү һәм һөнәри белем бирүне үстерү.
Шунысын да өстәп
үтик, дөнья чемпионаты ачылу һәм ябылу тантаналарының рәсми мәйданчыгы Казанның
Үзәк стадионы булачак.