(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче октябрь, Алена
Мирошниченко). Казан Мэры Илсур Метшинны янә “Берәшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият”
оешмасының Евразия бүлегенә президент итеп сайладылар. Әлеге карар бүлекнең
Генераль ассамблеясы барышында кабул ителде, чара Чувашия Республикасы башкаласы
– Чебоксар шәһәрендә үтте. Утырыш Евразия җирле хакимияте конгрессы кысаларында
уздырылды.
Ассамблея барышында катнашучылар
соңгы 3 елда башкарылган эшләргә нәтиҗә чыгарды.
Бүлек шәһәрләрнең халыкара
активлыгы рейтингын булдыру инициативасы белән чыкты. 2017 елның рейтингында
Евразиянең 80-нән артык шәһәре катнашкан. Әлеге инициативаны Евроазия өлкәсендә
дә, шулай ук дөньякүләм дәрәҗәдә дә хуплаганнар.
Хисап чоры эшчәнлегенә нәтиҗә
чыгарганнан соң, Ассамблея әгъзалары бүлеккә рәис сайлауга кереште, сайлаулар,
билгеле булганча, өч елга бер тапкыр үтә. Әлеге вазифага янә Илсур Метшин
кандидатурасы чыгарылды.
Татарстан башкаласы җитәкчесе
хезмәттәшләренә үзенә ышанулары өчен рәхмәт белдерде, аның өчен бүгенге сайлау
зур җаваплылык булуын ассызыклады. Билгеләп үтәбез, киләсе утырыш 2019 елның
18-20 ноябрендә Көньяк Африка Республикасында узачак.