(Казан шәһәре
KZN.RU, 1-нче сентябрь, Алсу Сафина). Бүген Совет районында 183 номерлы яңа гимназия
ачылды. Белем көнендә уку йортының бусагаларын 800-дән артык укучы атлап керде.
Шатлыклы вакыйга белән укучыларны, аларның ата-аналарын һәм педагогларны Премьер-министрның
беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Казан Мэры Илсур Метшин, ТР мәгариф һәм
фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов, Мәгариф идарәсе җитәкчесе Илнар
Һидиятов, Совет районы администрациясе башлыгы Рөстәм Гафаров, РФ Дәүләт Думасы
һәм ТР Дәүләт Советы депутатлары котладылар.
183 номерлы гимназия Минск урамында урнашкан һәм балага исәпләнгән. Хәзерге вакытта мәктәптә 839
укучы белем ала, 30 класс формалаштырылган. Аларга 70-кә якын педагог белем
бирәчәк. Азино-2 микрорайонындагы мәктәпләр җитмәү проблемасын хәл итәр, дип
көтелә.
Белем көне белән
укучыларны һәм аларның ата-аналарын ТР Премьер-министрның беренче урынбасары
Рөстәм Нигъмәтуллин котлады. “Бүген республика мәктәпләрендә 400 меңнән артык
бала укырга бара, аланың 50 меңнән артыгы – беренче тапкыр, - дип билгеләп үтте
ул. – Уңышлар, мәктәпнең сезнең өчен икенче йортыгыз булуын һәм белем һәм
кирәкле күнекмәләр алуыгызны телим”.
Юлларының уң
булуын укучыларга шәһәр башлыгы да теләде. “Быел Казанда 17 мең бала беренче
класска бара, ә барлыгы 128 мең укучы мәктәп бусагаларын атлап узачак, - диде И.Метшин.
– Бүген шәһәрдә зур бәйрәм – Казанда бур үк вакытта өч мәктәп ачыла”. Мэр ил
җитәкчелегенә “Образование” федераль программасы өчен, шулай ук ТР Президентына
һәм төзүчеләргә рәхмәтен белдерде.
“Уңышлы уку елы
телим. Сез яңа мәктәп тарихын ачып җибәрәсез, биредә яхшы педколлектив эшли. Ышанабыз,
сезне яңа уңайлы мәктәптә онытылмас көннәр көтә. – диде Илсур Метшин. – Тырыш,
тәртипле булыгыз, әти-әниләрегезне һәм укытучыларыгызны шатландырып торыгыз”. Шәһәр
башлыгы гимназия директоры Светлана Галиновага мәктәп өчен өстәмә җайланмалар
алу өчен бүләк сертификаты, ә “Ак Таш” ҖЧҖ компаниясе директоры аңа мәктәнең
символик ачкычларын тапшырдылар.
Гимназия директоры
республика җитәкчелегенә, Мэрга һәм төзүчеләргә рәхмәт әйтте. “Сез безгә уникаль
бүләк ясадыгыз. Коллективыбыз белән 1 сентябрьне бик көттек. Сез безгә хыялдагы
мәктәп бүләк иттегез”, - диде Светлана Галинова.
Шәһәр башлыгы
башка кунаклар белән яңа мәктәпне карап чыкты. Өч катлы бинаның мәйданы – 25,4
мең кв.м. Мәктәп берничә функциональ зонага бүленгән. Бер блокта башлангыч
класслар урнашкан, икенчесендә – урта һәм югары класслар. Сүз уңаеннан, коридорларда
чүпне аерып җыю өчен контейнерлар урнаштырылган.
Кунаклар заманча
медицина блогын карадылар, беренче класста Игелек дәресендә булдылар. Укучылар Мэр
белән яңа мәктәп турындагы тәэсирләре белән уртаклаштылар.
Уку программасы
кысаларында гимназиядә лингвистик юнәлешләр сайланган – укучылар рус, татар һәм
инглиз телләреннән башка, алман һәм кытай телләрен өйрәнәчәкләр.
Моннан кала,
мәктәп нигезендә 4 номерлы балалар сәнгать мәктәбе, спорт түгәрәкләре һәм
секцияләре, тел мәктәпләре, драматик студия, мода театры һәм дизайн студиясе
эшләячәк.
Мәктәптә ике
спорт залы – 30х15 метр һәм 24х12
метр мәйданлы. Аларның берсендә
кечкенә гимнасткалар шөгыльләнә, икенчесендә көнчыгыш көрәшләре буенча дәрес
бара иде. Коридорда өстәл теннисы куелган. Биредә үк өстәл футболын уйнап була.
Укучылар физик
культура белән спорт залында гына түгел, бассейнда да шыгөльләнә ала. Биредә ике
бассейн – зурлар һәм кечкенәләр өчен.
Кунаклар мәктәп
рестораны проекты буенча эшләнгән ашханәне карап чыктылар.
Азакта кунаклар
ачык һавада спорт мәйданчыкларын һәм җиңел атлетика өчен йөгерү юлларын
карадылар, шулай ук мәктәп территориясен төзекләндерүне бәяләделәр.