(Казан шәһәре
KZN.RU, 10-нчы август, Ксения Швецова). Яңа Савин районында урнашкан бинаны
төзекләндерү эшләре тәмамланып килә. Әлеге бинада 113-нче татар-рус мәктәбе һәм
13-нче гимназия урын алганнар. Параллель рәвештә мәктәп ишегалдында скверны
төзекләндерү һәм һәйкәл урнаштыру өчен мәйданчыкны әзерләү эшләре төгәлләнеп
килә – быел биредә Россия Герое Марат Әхмәтшин бюсты урнаштырылачак.
Искәртергә кирәк,
Адоратский ур., 36а адресы буенча урнашкан бина ике уку йортын берләштерә – аерым
фәннәрне тирәнтен өйрәтүче 113-нче татар-рус мәктәбен һәм 13-нче татар
гимназиясен. Узган елда, мәктәпкә Россия Герое Марат Әхмәтшин исеме бирелгәндә,
территориядә сквер төзеп, Герой бюсты урнаштырырга карар кылынды. Марат
Әхмәтшин әлеге мәктәптә 1988 елдан 1997 елга кадәр укыган, ә узган елда Сирия
Гарәп Республикасында хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булды. Мәктәп бинасы 1988
елда төзелгән, шул вакыттан биредә капиталь төзекләндерү эшләре башкарылмаган.
Шәһәр Мэры
мәктәпне быелга капиталь төзекләндерү программасына кертергә кушты һәм бүген эшләр
тәмамланырга тора. Мәктәпне капиталь төзекләндерү эшләренә 150 млн сумга якын
бүлеп бирелде, подрядчы – “Промградстрой” төзелеш компаниясе ҖЧҖ.
“Капиталь
төзекләндерү эшләре мәктәпкә бик кирәк иде! Подвалларда торбалар черегән,
санитар челтәрләр начар хәлдә, диварлар, иске тәрәзәләр, - дип сөйләде 113-нче
мәктәп директоры Эльвира Юнысова. – 1 сентябрьдә мәктәп балаларны гомумән башка
рәвештә каршы алыр, дип өметләнәбез”.
Иң масштаблы
эшләр инде башкарылган. Подрядчы оешма җитәкчесе Михаил Конадков сөйләгәнчә,
5,5 мең кв.м түбәнең 5 меңе яңартылган, 4,5 мең кв. м фасадның 4 меңе ясалган. “Ягу
системасы 90% яңартылды. Суүткәрү һәм канализация системаларын алмаштырып
бетердек. Электр тимерчыбыклары урнаштырылды, отделка эшләре башкарылган саен, яктырткычлар,
розеткалар урнаштырылачак, - диде Михаил Конадков. – 1400 квадрат метр
күләмендә тәрәзәләр алмаштырылды. Янгынга каршы һәм бүлмәара ишекләрне
урныштырып бетердек диярлек. Территорияне төзекләндерү эшләре 60% башкарылды, асфальтны
иң азакта салачакбыз. 1 сентябрьгә өлгертергә тырышабыз”.
Мэр һәйкәл
куелачак мәйданчыкны карады һәм, кирәк булган очракта, мәктәп территориясенә
укучылар һәм укытучылар уңайлылыгы өчен өстәмә керү юллары ясарга кушты.
“Мәктәп һәм
гимназиядә капиталь төзекләндерү эшләрен башкару бик мөһим. Алар быелга
программага кертелмәгән иде, ләкин ТР Президентына, җитәкчеләргә төзекләндерү
өчен акча бүлеп биргәннәре өчен рәхмәт, - диде И.Метшин. – Биредә патриотик
тәрбия булачагы икеләтә мөһим. Марат Әхмәтшин – безнең герой, шуңа да
төзекләндерелгән мәктәп укучыларның гына түгел, якында яшәүчеләрнең дә
патриотик тәрбиясенә йогынты ясаячагына өметләнәбез”.
Мэр билгеләп
үткәнчә, Казанда башка уку йортларында да капиталь төзекләндерү эшләре
башкарыла: “Бүгенге көндә барлык мәктәпләрнең 80% төзекләндерелде. 162
мәктәпнең 134-е яңартылды, бу яхшы темп”.
Ике уку йортыннан
тыш, бинада музыка мәктәбе дә бар. Э.Юнысова сүзләре буенча анда 370-кә якын
бала белем ала. Музыка мәктәбенең төп юнәлеше – джаз, ләкин хор бүлеге һәм
хореография түгәрәге дә бар. Музыка мәктәбе дә тәрбияләнүчеләрен үзгәрешләр
белән каршы ала – төзекләндерү эшләре биредә тәмамланган диярлек.
Мәктәпне карау
барышында Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты директоры Гүзәл Ананьева
Мэрга булачак мәктәп рестораны проектын тәкъдим итте. Аны татар өслүбендә
бизәргә планлаштырыла. Мэр ресторан дизайнын җентекләбрәк эшләргә кушты.
“Мәктәп яңа
кебек, әле генә төзелгән кебек, ә аңа инде 30 ел!”, - диде И.Метшин. – Бүген
монда күргәннәребез безне тулысынча канәгатьләндерә. Иң мөһиме, эшләрнең
сыйфаты яхшы булсын. Һәм, әлбәттә, 1 сентябрьгә өлгертергә кирәк”.
Күчмә киңәшмәдә
шулай ук Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы Тимур
Алибаев, Мәгариф идарәсе җитәкчесе Илнар Һидиятов, ТР Төп инвестицион төзелеш
идарәсе директоры урынбасары Станислав Шырыбыров һ.б. катнашты.