(Казан шәһәре
KZN.RU, 2-нче июль, Алсу Сафина). Россия футболчылары футбол буенча дөнья
чемпионатының чирек финалына чыкты, ул Испания командасын пенальти сериясендә
җиңде. Бүген эшлекле дүшәмбедә Казан Мэры Илсур Метшин моны тарихи вакыйга дип
атады. “Җыелма командабыз өчен без бик шат”, - диде ул. Ул билгеләп үткәнчә,
Алмания, Испания, Португалия һәм Аргентина кебек көчле командалар чемпионаттан
төшеп калды.
Футбол бәйрәме
Казанда дәвам итә. Аргентина командасы 30 июньдә “Казан Аренада” Франция
командасыннан оттырды. Мексика һәм Бразилия командалары уены бүген 17.00
сәгатьтә узачак, җиңүче ярым финал уенын Казанда уздыра. Илсур Метшин искәртеп
үткәнчә, Мескика футболчылары узган ел Казанда Конфедерацияләр кубогында
уйнаган инде. “Бразилия командасын да күрәсе килә”, - диде шәһәр башлыгы. Икенче
1/8 финал матчында бүген Бельгия һәм Япония уйный. Ике уен нәтиҗәләре буенча 6
июльдә Казанда очрашачак көндәшләр билгеле булачак.
“FIFA Президенты Джанни
Инфантино массакүләм матбугат чараларында әлеге турнирны FIFA тарихында
оештыру, эмоцияләр һәм энергетика ягыннан иң яхшысы дип атаган. Бәйрәм көнбатышта
Россиягә карата мөнәсәбәтне үзгәртергә ярдәм итәр дип өметләнәбез, бу хакта
инде күбесе сөйли: җанатарлар да, рәсми затлар да”, - диде Илсур Метшин.