(Казан шәһәре KZN.RU,
24-нче апрель, Михаил Ченцов). 9-нчы майда Татарстан башкаласында Бөек Ватан
сугышында Җиңүнең 72 еллыгын билгеләп үтү кысаларында Казан гарнизоны
хәрбиләренең парады, хәрби техника демонстрациясе, “Үлемсез полк” һәм “Җырлый
торган Казан” акцияләре булачак. Бәйрәм алдыннан шәһәрдә нинди район һәм шәһәр
чаралары планлаштырылуы турында Башкарма комитеттагы бүгенге эшлекле дүшәмбедә
Мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов җиткерде.
Докладчы билгеләп үткәнчә, апрельдән бшлап шәһәрнең район
администрацияләре бай эчтәлекле мәдәни программалар оештыра, алар арасында
тантаналы миитинглар да, хәтер вахталары да, ишегалды бәйрәм чаралары, халык “йөрешләре”,
район башлыкларының ветераннар белән очрашулары да бар.
Шул рәвешле, 25-нче апрельдән 10-нчы майга кадәр Авитөзелеш
һәм Яңа Савин районнарының зур сәүдә үзәкләрендә “Җиңү кыңгыравы!” радиогазетасының
бәйрәм чыгарылышы трансляциясе булачак.
Вахитов һәм Идел буе районнарының спорт учреждениеләрендә ветераннар
арасында бильярд, комплекслы ярышлар уздыру планлаштырылган. 26-нчы апрельдә һәм
4-нче майда Дубравная урамындагы Ветераннар йортында студентлар һәм мәктәп
укучылары концерт программалары белән чыгыш ясаячак.
4-нче майда Киров һәм Мәскәү районнарында “Батырлыкка – дан һәм
намус” районкүләм тантаналы җыелышы булачак. Ветераннар һәм сугышта катнашучылар
белән үтәчәк чара Җиңү бәйрәменә багышлана.
6-нчы майда Совет районындагы Горки-Әмәт урман паркында “Салют,
Җиңү!” дип аталган бәйрәм чаралары үтәчәк. 9-нчы майда Совет мәйданындагы
скверда ветераннар өчен “Шәһәр бакчасында тынлы оркестр уйный” дип аталган
традицион бәйрәм концерты оештырыла.
А.Абзалов 9-нчы май программасына аерым тукталып үтте һәм
бәйрәм чаралары белән таныштырды.
Казан Мэры Илсур Метшин 9-нчы майның үзенчәлекле бәйрәм һәм
үзенчәлекле көн булуын билгеләп үтте. Шәһәр җитәкчесе ветераннарны сакларга,
аларга игътибар һәм күңел җылысын бүләк итәргә чакырды. “Ветераннарыбызга һәм
тыл хезмәтчәннәренә карата игътибар, ихтирам һәм кайгыртучанлыгыбызны күрсәтсәк
иде. Бу – иң мөһим бурыч”, - дип нәтиҗә ясады шәһәр җитәкчесе.