(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нче апрель, Алсу Сафина).Тиздән
Адорацкий һәм Четаева урамнары киселешендә урнашкан 18 катлы “Акварель” торак
комплексының 5-нче номерлы йорты эксплуатациягә биреләчәк. Казан Мэры Илсур
Метшин объектны күреп кайтты һәм әлеге һәм башка проблемалы йортларның өлешчеләре
белән сөйләште.
Шуны истә тотарга кирәк 5-нче номерлы йорт проблемалы
комплекста иң зур йортларның берсе, ул үз эченә 427 фатир алган. Башкарма
комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов шәһәр башлыгына әлеге
йортның таләпләргә туры килү нәтиҗәсе - Татарстан Республикасының Дәүләт
төзелеш караучылары тарафыннан бирелгәнен сөйләде. “Сүз кешеләрнең иминлеге
турында бара. Йортлар түбән сыйфатта төзелә башлаганнар иде. Аларның тикшерелүе
һәм уңай экспертиза килүе шатландыра”, - диде Мэр.
“5-нче номерлы йорт тиешле вакытта булмаса да кулланылышка
бирелә. Дәүләт экспертизасы алынган – ул йорт бирелешендә иң авыр этап иде.
Хәзер документлар төзү мәсьәләсе карала”, - диде Илсур Метшин өлешчеләр белән
очрашуда.
Йорт төзелеше барышында «Тимер банк» ачык акционерлар
җәмгыяте инвестор булган иде. Аңа 5-нче номерлы йортта 185 фатир кайтып кала.
Хәзерге вакытта фатир сатудан азат ителгән чараларны 4-нче номерлы йорт
төзелешенә күчерү мөмкинлеге карала, дип искәртте Мэр.
“Әлеге чараларны күчерү юнәлеше ачыкланганнан соң без эшкә
керешәчәкбез. Ул заман вакытны да билгеләп булыр. Әйтик кварталның 68-нче
йортында «Тимер Банк»ның офис мәйданнары бар”, – диде шәһәр башлыгы.
Очрашуга килгән өлешчеләр башка йортларның төзелеше турында
кызыксындылар. Шулай итеп, 3-нче номерлы йорт турында сораулларга җавап
биргәндә Илсур Метшин түләргә кирәк булган инженер-геологик түләүләр турында
хәбәр итте.
6-нчы номерлы йорт турында сөйләшкәндә Казан Мэры суд
карарын көтәргә туры килүен сөйләде. Әлеге йортның 10 каты элгәре бирелгән
рөхсәтне бозып төзелгән. Рөхсәт 9 кат һәм 5 секция төзү өчен бирелгән булган,
ләкин “Свей” 19 кат һәм 6 секция төзегән. Казан дәүләт архитектура-төзелеш
университеты экспертлары үткәргән экспертиза нәтиҗәсендә йортның кешеләр
иминлеге өчен куркыныч булуы ачыкланды.
Март ахырында Идел буе округының арбитраж суды әлеге йортның рөхсәтсез төзелгән корылма
булуын раслый торган Татарстан Республикасы арбитраж суды һәм 11 аппеляция суды
тарафыннан кабул ителгән ике карарны гамәлдән чыгарды. Хәзерге вакытта эш
Татарстанның арбитраж суды карарында икәнен сөйләде Илсур Метшин.
Шәһәр башлыгына актуаль сорауларын бирергә Достоевский
урамынланы 57 һәм 373 йорт өлешчеләре дә килде. Бу өлешчеләр карар чыкканын инде
14 ел буена көтәләр.
“Атна саен Азат
Робертович һәр йорт турында хәбәр итә. Тиз булмаса да без алга таба барабыз”, -
диде Мэр.
Әлеге чарада шулай ук Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары
җитәкчесе Тимур Алибаев, Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе башлыгы
Марат Сәмигуллин, Торак сәясәте идарәсе башлыгы Марсель Габделхаков, «Фирма
«Свей» җаваплыгы чикләнгән җәмгыятнең конкурслы җитәкчесе Сергей Лашкин, «Тимер
банк» идарәсе рәисе Айрат Камалов һәм башкалар катнашкан.