(Казан шәһәре KZN.RU,
4-нче апрель). Казан Мэры Илсур Метшин башкала Ратушасында Остенде шәһәре
(Бельгия) Мэриясенең делегациясе белән очрашты. Очрашуда Остенде Мэры Йохан Ванде
Ланотте, Остенденың шәһәр муниципалитеты җитәкчесе Кристофер Беурен, Казан
муниципаль берәмлеге җитәкчесе урынбасары Евгения Лодвигова, «Татнефть» ачык
акционерлар җәмгыяте генераль директоры Наил Маганов һәм башкалар катнашты.
Яклар хезмәттәшлек перспективасы турында сөйләштеләр.
Катнашучылар фикеренчә, яшьләр спорты өлкәсендә, шул исәптән шәһәрнең мәктәп
һәм студент командалары арасында хезмәттәшлек өстенлекле юнәлеш булырга мөмкин.
Илсур Метшин Татарстанның Остенде шәһәре белән хезмәттәшлеге
булуы турында искәртеп китте. “Татарстанның Әлмәт шәһәре белән сезнең шәһәрегез
арасында хезмәттәшлек бар”, - диде Казан башлыгы. “Татнефть” компаниясе – уңышлы
һәм социаль җаваплы бизнес алып бара торган республиканың иң зур
предприятиеләренең берсе, дип җиткерде
ул. “Бу предприятие җитәкчесенең шәхси позициясе”, - диде Мэр.
Үз чиратында Йохан Ванде Ланотте шәһәр җитәкчелегенә
кунакчылык күрсәтүләре һәм ачык йөз белән каршы алулары өчен рәхмәт белдерде. Ул Остенде белән Казан арасында төрле
юнәлештәге, шул исәптән сәнәгать, транспорт һәм туризм өлкәләрендә нәтиҗәле
хезмәттәшлеккә өметләнүе турында сөйләде.