(Казан шәһәре KZN.RU,
25-нче март). 25-нче мартта Россиядә Мәдәният хезмәткәрләре көне билгеләп
үтелә. Әлеге өлкәдә эшләүче казанлыларны һөнәри бәйрәмнәре белән Татарстан
башкаласы Мэры Илсур Метшин котлады.
“Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре!
Һөнәри бәйрәмегездә иң изге һәм җылы котлауларыбызны кабул
итеп алыгыз! Музыка, белем, иҗат һәм сәнгать дөньясы аша сез безгә бәйрәм һәм күтәренке
кәеф бүләк итәсез, шуңа да мәдәният хезмәткәрләренең миссиясе мөһим һәм җаваплы.
Хәзерге заман җәмгыятенең әхлакый тәрбиясенә зур өлеш кертеп, көчегез һәм
белемнәрегезне, тәҗрибә һәм энергиягезне сез киләсе буынга тапшырасыз. Сезнең энтузиазм,
иҗади омтылышыгыз һәм тирә-юньдәгеләргә битараф булмавыгыз зур хөрмәткә лаек.
Югары һөнәри осталыгыгыз, сайлаган юлыгызга карата
тугрылыгыгыз, кешеләргә булган мәхәббәтегез һәм дөньяга матурлык бүләк итүегез
өчен рәхмәт белдерәсе килә.
Сезгә бәхет, илһам, иҗади уңышлар, сәламәтлек һәм иминлек
телим! Кешеләргә бүләк итә торган рухи матурлыгыгыз үзегезнең тормышны да һәр
көн бизәп торсын!” – диелә котлау текстында.