Быел Татарстан башкаласында ташкынга каршы планлаштырылган барлык чаралар башкарылды
(KZN.RU, 16-нчы май). Вакытында кабул ителгән чаралар аркасында Казанда язгы ташкын контрольастында булды. “Ташкынга без гадәттәгедән 2 ай алдан әзерләнә башладык. Нәтиҗәдә Казан Башкарма комитетының барлык структур бүлекчәләре һәм подрядчы оешмалар ташкынга каршы планлаштырылган барлык чараларны үтәделәр”, - дип белдерде бүгенге “эшлекле дүшәмбе”дә шәһәрнең Гражданнарны яклау идарәсе башлыгы Фердинанд Тимерханов.
Тимерханов киләчәктә ташкын нәтиҗәләрен киметү өчен проблемалы моментларны билгеләде. Аерым алганда, “Кан-авто” автосалоныннан Каспий урамына кадәр Нокса елгасы үзәнен, “Хитон” заводыннан М7 автомобиль юлына кадәр Киндер елгасы үзәнен чистартырга кирәк.
“Тагын бер катлаулы мәсьәлә - Кадыш бистәсе, Совет урамы – биредә яңгыр канавын казырга кирәк. Якынча бәясе – 800 мең сум. Бу мәсьәлә елдан елга күтәрелеп килә”, - диде Ф.Тимерханов. Иң катлаулысы – Игумново поселогындагы яңгыр канализациясен торгызу. Бу 6 миллионга чыга. Фердинанд Тимерханов Казан Мэры Илсур Метшинга үтенеч белән мөрәҗәгать итте. “Татарстан бюджетыннан безгә 14 миллион сум бүлеп бирергә вәгъдә иттеләр. Документларга кул куелган, әмма бу мәсьәлә ахырына кадәр хәл ителмәгән. 2012 ел язгы ташкынына кадәр бу акча кулда булса, әйбәт булыр иде”, - дип белдерде Ф.Тимерханов.