И.Метшин Казан урамнарын чистарту сыйфатын тикшереп кайта
Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU,
13-нче гыйнвар). Бүген Казан Мэры Илсур Метшин шәһәр урамнарыннан карны
чистартуны тикшерү буенча рейд үткәрә.
Исегезгә төшерәбез, Казанда көн саен карны чыгару эшләре
башкарыла. Шул рәвешле, гыйнвар бәйрәмнәре чорында шәһәр урамнарыннан 51 мең
тонна кар чыгарылган, кышкы сезон башланганнан бирле – 165,5 мең тоннадан артык
кар. Урамнарны чистарту өчен җавап бирүче подрядчы оешмалар карамагында 566 юл
техникасы берәмлеге бар. Кар нормадан күбрәк яуган очракта алар 1000 берәмлеккә
кадәр җиткереләчәк. Шулай ук шәһәрдә тәүлек әйләнәсе 6 кар эретү пункты һәм карны җыю өчен 12 мәйдан эшли.