(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче декабрь). Бүген Татарстан
Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Мэры Илсур Метшинга “Дуслык” ордены
тапшырды. Бүләкләү Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советының Х
съезды кысаларында узды. Чара “Корстон” комплексында үтте.
Форум эшендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР
Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР
Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Казан Мэры Илсур Метшин, Татарстан
Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров, Федерация
Советы әгъзалары һәм Татарстан Республикасыннан РФ Федераль Собраниесының Дәүләт Советы
депутатлары, ТР Хөкүмәте әгъзалары, ТР Президент Аппаратының җаваплы
хезмәткәрләре, ТР Дәүләт Советы депутатлары катнаштылар.
Яңа дәүләт бүләге – “Дуслык” ордены – 2015 елның апрелендә ТР
Дәүләт советы тарфыннан булдырылган. Орден РФ һәм чит ил гражданнарына Татарстан
һәм Россиянең башка субъектлары, дәүләтләр арасында дуслыкны һәм хезмәттәшлекне
ныгыту, икътисади, мәдәни элемтәләрне, хәйрия һәм инвестицион эшчәнлекне үстерүдәге
зур казанышлары өчен тапшырыла.