(KZN.RU, 11-нче апрель). Ишегалларны һәм квартал эчендә йөрү юлларын капитальремонтлау федеральпрограммасын тормышка ашыруны дәвам итү Казанда әлеге проблеманың кискенлеген киметәчәк. Россия Президентының муниципалитет башлыклары белән узган атнада булган очрашуга аңлатма биреп, бу хакта шәһәр Мэры Илсур Метшин хәбәр итте.
6 апрель көнне Мәскәүдә Россия Президенты Дмитрий Медведев муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре белән очрашу уздырды, биредә территорияләрне төзекләндерү, торак инфраструктурасын үстерү, торак-коммуналь хезмәт күрсәтүне арттыру мәсьәләләре каралган.
Муниципалитет башлыклары белән очрашуда Россия Президенты түбәндәгене билгеләде: 2011 елның ноябрь аена дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә структураларының төзекләндерү сферасында вәкаләтләре аерылачак. Төзекләндерүнең махсус кагыйдәләрен кабул итү һәр поселок яисә шәһәр округы өчен мәҗбүри бурыч булып торачак, шулай ук кемнең нәрсә өчен җавап бирүе билгеләнә.
“Төзекләндерүнең рәсми кагыйдәләрен кабул итү турында карар кабул итү бик мөһим, аңарда җаваплылык чикләре анык язылачак, - дип хәбәр итте Илсур Метшин. – Вәкаләтләрне аеру юридик, физик затлардан, хакимияттән һәм идарә компанияләрдән нәрсә таләп итәргә мөмкин булачагын билгели. Бу – җитди адым. Безгә бу документ бик кирәк. Ул документ барлыкка килү белән тәртип күбрәк була”.
Татарстан башкаласында быел 150 ишегалдында квартал эчендә йөрү юлларын һәм ишегалдын ремонтлаячаклар (бу 420 күпфатирлы йорт дигән сүз). Әлеге максатларга 835 млн сум, шул исәптән, федераль бюджеттан - 585 млн сум, шәһәр бюджетыннан 250 млн сум каралган.