(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы июль). “Медиалогия”
мәгълүмати-аналитик системасы Идел буе федераль округы субъектлары башкалалары
җитәкчеләренең 2015 елның июнь ае өчен чираттагы рейтингын әзерләгән.
Ай нәтиҗәләре буенча Казан Мэры Илсур Метшин
медиарейтингта беренчелекне саклап калган. Илсур Метшинның медиаиндексы
федераль һәм республика ММЧ анализы нәтиҗәләре буенча 2463,98 пунктны
тәшкил иткән. Исегезгә төшерәбез, Илсур Метшин инде берничә ай рәттән
медиарейтингта беренчелекне саклап килә.
Илсур Метшинның медиаиндексына массакүләм мәгълүмат
чараларында ТР башкаласы җитәкчесе катнашлыгында узган вакыйгалар турында
чыккан мәгълүматлар йогынты ясаган. Аерым алганда, Казан Мэры Казан Кабан
күлләре яр буйларын үстерү концепциясен эшләү буенча ачык конкурс старты
турында игълан итте. Шулай ук массакүләм мәгълүмат чаралары Илсур Метшинның Спортның су төрләре буенча XVI FINA чемпионатының
ачылыш тантансына баруын хәбәр иттеләр. “Спортның су төрләре буенча дөнья
чемпионаты һәм аның ачылыш тантанасы – Казан өчен үзе турында бөтен дөньяга ишеттерергә
униклаь мөмкинлек”, - дип белдерде мэр Илсур Метшин. Моннан кала Илсур Метшин
шәһәрнең Киров районындагы яңа “Салават күпере” торак микрорайоны төзелеше
барышын карап кайтты.
Рейтинг ТВ,
радио, газета, журнал, мәгълүмати агентлык, интернет-ММЧ арасында иң абруйлы 25,5
мең чыганакны үз эченә алган “Медиалогия” системасының ММЧ базасы нәтиҗәләре
нигезендә төзелә. Аңа Идел буе федераль округы субъектлары башкалаларының
администрация башлыклары һәм башкала җитәкчеләре кергән.
Июнь ае рейтингының икенче урынында Түбән Новгород
Мэры Олег Сорокин (2418,73 пункт), өченчедә - Пермь мэры Игорь Сапко (1221,15).