"Дүшәмбе киңәшмәсе"ндә Шәһәр Мэры Башкарма комитет бүлекләренең яңа җитәкчеләре белән...
Нурмөхәмәтова Эльвира Альберт кызы Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппаратының Муниципаль архив идарәсен җитәкләячәк. Ул Казан шәһәре Башкарма комитетының 2010 ел 28 декабрендәге 11647-нче номерлы карары нигезендә Казан шәһәре Думасы аппаратыннан күчерелә әлеге вазифага.
Куляжев Игорь Владимирович Казан шәһәре Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетын җитәкләячәк. “Игорь Владимирович элек Мәскәү районы администрациясе башлыгы урынбасары булып эшләде, әлеге юнәлешне җитәкләп килде, Башкарма комитет Җитәкчесе белән хәзер инде менә бу җаваплы участокка тәкъдим иттек”, - диде Илсур Метшин.
Исегезгә төшерәбез, Тышкы төзекләндерү комитетының яңа рәисе юл предприятиеләре җитәкчеләре белән 31 декабрь көнне кичектергесез җыелышта тәкъдим ителде.
Тощева Елена Александровна Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппаратының Муниципаль эшчәнлекне контрольдә тоту һәм коррупциягә каршы сәясәтне тормышка ашыру идарәсе башлыгы вазифасына билгеләнде. Элек ул Авиатөзелеш районы администрациясе аппаратын җитәкләгән.