Казан шәһәр Думасының XXXVIII сессиясендә Казан Мэрының чыгышы:
Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич!
Хөрмәтле депутатлар һәм чакырылган кунаклар, вакытлы
матбугат чаралары вәкилләре!
Хөрмәтле казанлылар!
Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич!
Хөрмәтле депутатлар һәм чакырылган кунаклар, массакүләм
мәгълүмат чаралары вәкилләре!
Хөрмәтле казанлылар!
Казанлылар кебек үк, күп санлы кунаклар да Казанның
танымаслык булып үзгәрүен билгеләп үтә – башкалабыз көннән-көн тагын да
уңайлырак шәһәргә әверелә бара. Болар барысы да кадерле казанлыларыбызның
хезмәт сөючәнлеге, битараф булмавы һәм инициативалылыгы аркасында! Әлеге
казанышларга Республика җитәкчелегенең, шәхсән Президентның һәм шәһәр
территориясендә гамәлгә ашырыла торган федераль илкүләм проектларның һәрьяклап
системалы ярдәме нәтиҗәсендә ирешелә.
Саннарны кабатламыйм – сез әле яңа гына безнең эш турында
фильм карадыгыз. Безнең алда 2020 елга куелган бурычларга тукталам. Без аларны
шартлы рәвештә 20 өстенлекле тармакка, 20 бурычка бүлдек, гәрчә чынлыкта алар
күпкә күбрәк булса да.
2020 елга Казанның 20 максаты
1-нче бурыч – илкүләм проектлар
Владимир Путин үз юлламасында яңгыраткан хәлиткеч
карарларны тулысынча хуплыйбыз, һәм безнең бурыч – аның йөкләмәләрен һәм барлык
илкүләм проектларны гамәлгә ашыруны дәвам итү. Ышанам ки, бердәм эшебездә,
республика җитәкчелеге белән бергә, шәһәрлеләр ярдәме белән, без югары
йөкләмәләрне үтәп кенә калмаячакбыз – казанлыларның барлык юнәлешләрдә дә яңа
тормыш сыйфатына ирешербез. Россия Президентының барлык илкүләм проектлары һәм
инициативалары шуңа юнәлтелгән дә!
2-нче бурыч – Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү
Әйләнә-тирәбездәге Россиягә каршы фикерләр фонында,
тарихны яңадан язу омтылышлары фонында, безнең буынга көн саен балаларыбызга
ватанпәрвәрлек, Бөек Җиңү һәм бабаларыбызның батырлыгы өчен горурлык хисләре
тәрбияләү бик мөһим.
Без, хөрмәтле депутатлар, фронт һәм тыл батырларын үз
күзләребез белән күреп калган, аларның сугыш турында истәлекләрен ишеткән,
хатирәләрен яңартканда күз яшьләрен күргән соңгы буын. Кешелек тарихында иң зур
сугышны откан бабаларыбызны искә алабыз һәм моны алдагы буыннарга җиткерергә
тиешбез. Һәм бу нәкъ менә безнең буын өчен төп бурычларның берсе булып тора.
Моннан тыш, хисап сессиясе алдыннан безгә сугыш
ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре советы тәкъдиме килде. Бүген Казанда Бөек
Ватан сугышы геройлары хөрмәтенә аталган 99 урам. Аеруча интенсив хәрәкәтле
булган шәһәр урамнары төзекләндерелә, әмма бистә юллары (ә бистәләрдә Казан
халкының өчтән бере яши) мондый игътибарны әлегә күрмәгән. Бу урамнарның 50-се
сугыш геройларының исемнәрен йөртә. Аларны капиталь төзекләндерү һәм яктырту
өчен шактый сумма кирәк. Һәм без, хөрмәтле Рөстәм Нургали улы, Шәһәр ветераннар
советының әлеге урамнарны юлларны капиталь төзекләндерү программасына кертү
турындагы инициативасын хуплауларын сорыйбыз. Бу безнең геройлар истәлегенә
саллы өлеш булачак.
3-нче бурыч – хезмәт батырлыгы шәһәре
Без сугыш фронтларында Җиңүне яулаган кешеләрне хөрмәт
итәбез һәм хәтерлибез, тыл хезмәтчәннәренең батырлыгы һәм фидакарьлеге турында
беркайчан да онытмаячакбыз. Россия Президенты инициативасы белән «Хезмәт
батырлыгы шәһәре» мактаулы исеме турында» федераль закон кабул ителде. Аны алу
өчен бөтен шартларыбыз да бар – казанлылар Бөек Җиңүгә гаять зур өлеш
керттеләр, фронтны барлык кирәк-яраклар – самолетлардан һәм снарядлардан алып
аяк киемнәре һәм азык-төлек продуктларына кадәр тәэмин итеп, фидакарь хезмәт
куйдылар.
Безгә закон кабул ителгәнче үк ветеран оешмаларыннан,
шәһәр предприятиеләреннән, тыл, яшь буын хезмәтчәннәреннән күп санлы
мөрәҗәгатьләр килде.
Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич! Сез бу инициативаны беренче
булып хупладыгыз. Ышанабыз ки, бөек бәйрәм алдыннан башкалабызга лаеклы рәвештә
әлеге мактаулы исем биреләчәк.
4-нче бурыч – Татарстан Республикасының 100 еллыгын
бәйрәм итү
Кадерле дуслар!
Агымдагы ел Татарстан Республикасының 100 еллык юбилеен
бәйрәм итү билгесе астында узачак. Хөрмәтле коллегалар, барлык чаралар да
лаеклы башкалада узачаклыгына ышандыра алам!
Галиәсгар Камал, Нәкый Исәнбәт, Гаяз Исхакый, Абдулла
Алиш, Лобачевский, Завойский, Арбузов, Җәлил, Девятаев, Сыртланов, Фикрәт
Табеев – республиканы һәм аның башкаласын таныткан бөек кешеләрнең исемнәрен
санап чыгу өчен көн дә җитмәячәк! Әлеге дата – туган як тарихын кабатлау өчен
менә дигән сәбәп.
5-нче бурыч – йортларны капиталь төзекләндерү
Капиталь төзекләндерү программасын дәвам итү 2020 елга
безнең планнарда тора, исегезгә төшерәм,
аны Казанда 2007 елның гыйнварында В.В.Путин башлап җибәрергә кушты. Казанда
289 күп фатирлы йорт төзекләндереләчәк. 68 мең казанлы үз торак шартларын
яхшыртачак. Бу Сарапул, Североморск, Ялта кебек шәһәрләр халкы белән
чагыштырырлык.
Без әлеге эшне тиз, сыйфатлы итеп эшләргә, ә иң мөһиме –
халыкны процесска җәлеп итәргә өйрәндек. Йорт буенча җаваплы кешенең имзасыннан
башка бер генә кабул итү акты да финанслауга барып җитми. Өстәвенә,
яшәүчеләрнең күпчелек кисәтүләре һәм дәгъвалары конструктив, нигезләнгән һәм
тормышка ашырырлык. Безнең битараф булмаган, актив шәһәр халкына моның өчен зур
рәхмәт, алар ярдәмендә без программаның күп кенә параметрларын төзәтә алдык.
Элек төзекләндерү подъезд стеналарын буяу һәм канализация торбаларын алыштыру
белән чикләнә иде. Бүген – йорт торышының тулы канлы аудиты, ревизия һәм барлык
челтәрләрне төзекләндерү, «акыллы» җылылык системалары, вандалга каршы үтә
күренмәле ишекләр, видеокүзәтү камералары...
Эш барышында шәһәрлеләрдән күпсанлы теләк-киңәшләр алдык:
йортка төзекләндерү ясагансыз икән, нигә ишегалдында эшләмәскә?! Бу гадел.
Йортта тәртип - ишегалдында тәртип! Ишегалды иртә таңнан озата һәм кичен эштән
яки укудан каршы ала. Шуңа күрә «Безнең ишегалды» президент программасы -
6-нчы бурыч – барыбыз өчен дә аерым бер рухлану белән күптән көтелгән чара.
Программага кертелгән 695 ишегалды шәһәр халкының фикерен
исәпкә алып төзекләндереләчәк һәм тәртипкә китереләчәк, өстәвенә, без
төзекләндерү алымнарын яңадан карадык. Бүген без халыкның маршрутларын
өйрәнәбез, аларны (балалар бакчасына, мәктәпкә, поликлиникага) ничек уңайлырак
итәргә кирәклеге турында уйлыйбыз. Әлеге эш реновацияләргә караганда күпкә
катлаулырак, чөнки яңа элемтәләр һәм функцияләрне инде төрле дәверләрдә
формалашкан төзелеш шартларында кертергә кирәк.
7-нче бурыч – кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү
Кече эшмәкәрлеккә ярдәм итүнең яңа программасын эшләгәндә
иң мөһиме – заманча IT-технологияләрне, эшмәкәрләрнең үзләренең теләкләрен
исәпкә алу һәм алар белән әңгәмәдә моны эшләү. Хакимиятнең ачык эшләвен
арттыру, административ киртәләрне киметү мөһим роль уйный. Без регламентларны
электрон рәвешкә күчерү, «бер тәрәзә» сервисын үстерү, срокларны кыскарту эшен
дәвам итәчәкбез. Ишетүегезчә, сроклар берничә тапкырга кимегән – 2-дән 12
тапкырга кадәр, әмма эш өчен фронт әле җитәрлек.
Калган эшкә кар ява, дигәннәр борынгылар.
Без ташламалы кредитлау программасын, «Аренда
каникуллары» проектын, үзмәшгульләр белән эшне дәвам итәчәкбез.
Хәзер Президентыбыз кушуы буенча Мәгълүматлаштыру һәм
элемтә министрлыгы белән берлектә без яңа электрон продукт – Зур мәгълүматлар
базасы булдыру өстендә эшлибез. Әлеге платформаның мөмкинлекләрен эшмәкәр тулы
циклның әзер кейсларын ала алсын, теркәлергә һәм кабинетлар буенча йөрмичә
исәпкә басар, әзер бизнес-план белән эшчәнлек төрен сайласын өчен эшмәкәрлекне
үстерү һәм планлаштыру өчен кулланырга кирәк.
8-нче бурыч – транспорт һәм юл челтәрен үстерү
Хөрмәтле депутатлар!
Агымдагы елда Мидхәт Булатов урамыннан Борисково урамына
кадәр Зур Казан боҗрасының 1-нче чираты төзелеше тәмамланачак. 2-нче участокны
тормышка ашыруга керешергә кирәк – Борисково урамыннан алып Техника урамына
кадәр, гамәлдәге трамвай юлларына чыгу белән Мидхәт Булатов урамыннан Авангард
урамына кадәр трамвай юллары төзергә. Юл шәһәрнең 2 километр озынлыктагы иң
кыска юлы белән Идел һәм Кабан күлләре арасындагы сәнәгать зонасын
тоташтырачак.
Быел 62,6 км озынлыктагы 46 юлга капиталь төзекләндерү
ясалачак, шул исәптән бистәләрдә – 22 юл .
Якын планнарда – шәһәр экологиясен сизелерлек яхшыртачак
проектны – тизйөрешле пассажир транспортын үстерү. Безнең тарафтан президент
кушуы буенча метробусларны эксплуатацияләүче шәһәрләр тәҗрибәсе өйрәнелде. Бу –
бүлеп бирелгән полоса буенча хәрәкәт, тизлек, уңайлылык, иминлек. Бүген без
мондый линияләрнең 4 вариантын карыйбыз.
Безнең бурычларда – кече мобильлек транспортын үстерү.
Велосипедлар һәм самокатлар – дөньяның күп кенә шәһәрләренең заманча атрибуты.
Бу юлларны бушатырга, һаваның пычрану дәрәҗәсен киметергә, яңа туристларны
җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк. Кагыйдә буларак, велосипедчылар – халыкның
шактый актив өлеше. Без кече мобильлек транспортын прокатлауны оештыру моделен
эшлибез һәм беренче чиратта шәһәрлеләрдән тәкъдимнәр көтәбез.
9-нчы бурыч – экологик проектлар
Хөрмәтле депутатлар һәм чакырылган кунаклар!
Экология – заманча мегаполислар өчен заманча дөньяның иң
төп мәсьәләләреннән берсе. Президентыбыз Рөстәм Нургалиевичның инициативасы һәм
ярдәме белән республикада һәм аның башкаласында зур эшләр башкарыла, масштаблы
экологик проектлар гамәлгә ашырыла.
Калдыклар белән эш итү өлкәсендә эшне оештыру безнең
аерым һәм иң җитди игътибарга лаек. Бу эшне 2 ел элек үк башлап җибәрүебезгә
карамастан, без шушы зур катлаулы юлның башында гына икәнлегебезне танырга
тиешбез. Безгә калдыклар белән эш итүнең заманча системасын кертү өчен бөтен
көчне кулланырга кирәк – процессның техник оешмасыннан алып җәмгыятебезнең
экологик культурасын тәрбияләүгә кадәр, балалар бакчасыннан башлау сорала.
Пластик шешәләрне эскәмияләргә, чүп савытларына һәм башка кече архитектура
формаларына әверелдереп, икенчел чимал эшкәртүгә керешергә. Бу – киләчәк
буыннарның сәламәтлек нигезе.
Безгә барлык җәмәгать урыннарында – мәктәпләрдә, югары
уку йортларында, сәүдә үзәкләрендә, юл чатларында – чүпне аерып җыю өчен
фандоматлар, контейнерлар урнаштырырга, шәһәрлеләрнең агитация агарту дулкынын
оештырырга, бу процесска волонтерлык хәрәкәтләрен, экологик җәмәгатьчелекне
җәлеп итәргә кирәк. Казанда чүп белән бәйле бөтен нәрсә Татарстан
Республикасының лаеклы башкаласыныкы кебек үрнәк булырга тиеш.
Шулай ук безнең планнарда агынты суларның утырмаларын
эшкәртү заводы төзелешен төгәлләргә һәм ләм кырларын эксплуатацияләүне
туктатырга; идел буенда рекреация зонасы төзеп, аларны рекультивацияләү өчен
технологияләр анализын үткәрергә; элеккеге Самосыр чүплеген яшелләндерергә,
анда агачлар һәм куаклар утыртырга; «Заречная» канализация-насос станциясе төзелешен
тәмамларга.
10-нчы бурыч – парклар һәм скверлар
2020 елда шәһәрне һәм җәмәгать урыннарын яшелләндерү
эшләре дәвам итәчәк. Без шәһәрнең 6 парк һәм скверын төзекләндерергә
планлаштырабыз: «Черек күл» паркы, Авангард урамындагы сквер, Түбән Кабан күле яр
буе, Юдинодагы тимер юлчылар йорты һәм Дәрвишләр бистәсендәге Сәетгалиев
исемендәге мәдәният йорты янындагы территорияләр, Юныс мәйданы.
Безнең яңа «Замбези елгасы» зоопаркы быел ниһаять тулы
көченә эшли башлаячак – барлык таләпләр буенча ул Африка континентының иң матур
вәкилләре белән тулыландырылачак. Мөгаен, үзенең 200 еллык тарихында беренче
тапкыр ул төзекләндерү генә түгел, ә тулы реновация көткән – Россиядә һәр
зоопарк та мондый масштаблар белән мактана алмый. Рөстәм Нургалиевичка әлеге
проект өчен рәхмәт белдерәсе килә, безнең эшмәкәрлеккә, социаль җаваплы
компанияләргә зоопаркның җәнлекләр дөньясы коллекциясен тулыландыруда
катнашканнары өчен рәхмәт әйтәсе килә!
11-нче бурыч – сәламәтлек саклау объектларын төзекләндерү
Агымдагы елда Казанда Рөстәм Нургалиевич ярдәме белән
18-нче шәһәр клиник хастаханәсе, 11-нче шәһәр хастаханәсе, Сугыш ветераннары
госпитале, Төбәкара клиник-диагностика үзәге, академик Бехтерев исемендәге
Республика клиник психиатрия хастаханәсе, Республика балалар клиник хастаханәсе
модернизацияләнәчәк.
Өстәвенә, модернизация фасадларны һәм кабинетларны
төзекләндерүне генә түгел, ә барлык эчке процессларны реновацияләүне дә күздә
тота – керү төркемнәреннән алып заманча операция залларында уникаль операцияләр
үткәрү мөмкинлегенә кадәр. Закон буенча бу субъектның җаваплылыгы дәрәҗәсе,
әмма без әлеге эшне бергә эшлибез, чөнки кешеләр безнеке. Һәм без үз ягыбыздан
Казан медицинасы һәркем файдалана алырлык һәм сыйфатлы булсын өчен барысын да
эшләячәкбез.
12-нче бурыч – балалар бакчалары төзү
«Хатын-кызларны эш белән тәэмин итүгә ярдәм» республика
проекты ярдәмендә Казанда хисап елында 2510 урынлык 11 балалар бакчасы
төзелгән, шуларның яртысы диярлек - озак көтелгән яслеләр. Казанда 2006 елдан
2019 елга кадәр 115 балалар бакчасы төзелде, чагыштыру өчен – 1990 елдан 2004
елга кадәр – 22 бакча.
Әйдәгез, коллегаларыбыз, балаларыбыз, әниләребез, барлык
гаиләләребез исеменнән Рөстәм Нургалиевичка әниләр һәм балачак дөньясына
моңарчы күрелмәгән ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерәбез! Зур рәхмәт!
Быел 2340 урынлык тагын 10 балалар бакчасы төзергә
планлаштырабыз.
13-нче бурыч – мәгариф һәм мәктәпләр төзү
Инде иртәгә үк әлеге балалар мәктәп парталары артына
утырачак. Быел без рекордлы сан көтәбез – 20600 беренче сыйныф укучылары! Соңгы
15 елда 25 яңа мәктәп файдалануга тапшырылуга карамастан (Казан – Идел буе
федераль округында гына түгел, ә гомумән алганда, мәктәпләрне кертүнең мондый
саннары булган Россия буенча да сирәк шәһәрләрнең, субъектларның башкалаларының
берсе), алар һаман да җитми. Зур фаҗига дип әйтмим, әмма проблема бар. 1-нче
февральдән 1-нче сыйныфларда гаризалар кабул итү башланды, һәм без чын ажиотаж
алдык.
Агымдагы елда тагын 2 мәктәп һәм 165-нче мәктәпкә өстәмә
корпус төзеләчәк, шул исәптән Минтимер Шәрип улы Шәймиев патронажы астында да,
республикада берничә телне берьюлы өйрәнеп була торган «Адымнар» белем бирү
комплексы төзеләчәк. Тагын 2 мәктәп төзелешенә проект-смета документациясе
эшләнгән.
Без капиталь төзекләндерү буенча президент программасын
дәвам иттек. 2019 елда мәгариф учреждениеләрендә 1 млрд сумнан артык суммага
капиталь төзекләндерү ясалган. 30 спорт залы, 10 актлар залы, 39 мәктәп
ашханәсе ныклап төзекләндерелде, 56 территория яңартылды.
Мәктәп турында кайгыртуның нәтиҗәсе – безнең укучыларның
һәм аларның педагогларының уңышлары. Казан бөтенроссия олимпиадаларында
җиңүчеләр һәм призерлар саны буенча, Мәскәү һәм Санкт-Петербург белән
беррәттән, 6 ел дәвамында тотрыклы рәвештә лидерлар өчлегенә керә. Шул ук
вакытта җиңүчеләрнең чагыштырма күләме буенча без – Мәскәүдән кала икенче.
БДИның 100 баллы нәтиҗәләре соңгы 5 елда 2 тапкырдан күбрәккә артты – 42-дән
94-кә кадәр. 2019 елда безнең 8 егетебез 200 балл җыйды, ә бер укучы дүрт фән
буенча 399 балл җыйды һәм хәзерге вакытта Казан федераль университеты
мехматында укуын дәвам итә.
Әлеге җиңүләрне санап чыгу өчен күп вакыт кирәк – сез
алар турында Башкарма комитет хисабында укый аласыз. Башкасы мөһимрәк: белем
бирүдән һәркем файдалана алырлык принцип Казанда, нигездә, артта калучы
мәктәпләр булмасын өчен, тормышка ашырылырга тиеш. Бу җитди бурыч, аны хәл итү
өчен финанс кертемнәре генә түгел, ә уйланылган, үлчәнгән, структур, идарә һәм
кадрлар чишелешләре, яңа педагогик методикалар һәм эшләнмәләр таләп ителә.
Шөкер, без үзебезнең уникаль методик мәктәбебезне саклап кала алдык. Заманча
IT-технологияләр онлайн режимда уңышлы тәҗрибәне таратырга мөмкинлек бирә.
Укытучы һөнәренең абруен күтәрү чаралары, шул исәптән
матди тәртип өчен ил җитәкчелегенә рәхмәт.
Хөрмәтле хезмәттәшләр!
Балаларга белем бирү генә аз булуын аңлыйбыз – аның
сәламәт үсүе дә, кечкенәдән спорт белән шөгыльләнүе, дөрес туклануга гадәт
булдыруы мөһим. Без моның өстендә системалы һәм эзлекле эшлибез. 2006 елда без Россиядә
беренче булып мәктәп туклануы реформасын башладык. Аның нәтиҗәләрен сез фильмда
күрдегез.
Владимир Владимирович үз юлламасында башлангыч сыйныф
укучыларының барысын да бушлай туклану белән тәэмин итү турында йөкләмә бирде.
Моның өчен бездә Азык-төлек департаменты тарафыннан нигез бар инде. Аның
куәтләре җитәрлек, финанслау дәрәҗәсе тиешле булган хәлдә без республика
Хөкүмәте белән берлектә бу бурычны үтәячәкбез.
14-нче бурыч – физкультура, массакүләм спорт һәм сәламәт
яшәү рәвеше
Казан лаеклы рәвештә Россиянең спорт башкаласы статусын
алды. Универсиадага әзерләнгәндә, дөньяның кайбер шәһәрләрен үрнәк итеп
китергән пессимистлар да булды, ярышлардан соң стадионнар беркемгә дә кирәк
булмаячак, чүп үләннәре басачак, диделәр. Аллага шөкер, безнең нәтиҗә бөтенләй
башка.
2005 елдан 2019 елга кадәр чорда 709 спорт корылмасы
төзелде, шул исәптән 108 универсаль спорт мәйданчыгы. Алар барысы да иртәдән
кичкә кадәр спорт белән шөгыльләнгән кешеләр белән тулган. Спорт объектлары
белән тәэмин ителеш – 40,5%, һәм бу бүген инде аз. Быел безгә 2 яңа футбол
манежы, 8 универсаль мәйданчык, Жилплощадкада бассейн, ачык типтагы
физкультура-савыктыру комплексы һәм тагын берничә объект төзергә кирәк булачак.
2010 елда без «Сәламәтлек бишьеллыгы» программасын
башлаганда, Казанда системалы рәвештә физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүче
18,7% иде. Бүген бу күрсәткеч өч тапкырга диярлек артты һәм 49,54% тәшкил итә.
Россия Президенты Владимир Владимирович күрсәтмәсе – күрсәткечне 2024 елга
55%-ка кадәр җиткерү. Ышанам, без моны төгәл үтәячәкбез! Моның өчен барысы да
бар – инфраструктура да, традицияләр дә, теләк тә бар! Хөрмәтле Президент
Рөстәм Нургалиевичның ярдәме бар. Ул үзе һәм аның бөтен командасы, анда без дә
сезнең белән керәбез, – спорт яратучылар һәм сәламәт яшәү рәвеше көрәшчеләре.
15-нче бурыч – халыкара спорт чаралары
Без УЕФА Суперкубогын – 2022/23 үткәрү хокукына гариза
бирдек. Киләсе атнада ук Лозаннада җиңүче шәһәр сайланачак. Без әлеге планкага
бергә ирешә алырбыз дип ышанабыз, бу безнең көчебездән килә.
Кирәкле тәҗрибәгә ия булган хәлдә, без БДБ илләре
Уеннарын беренче тапкыр тарихта югары дәрәҗәдә үткәрәчәкбез. Ярышларда 11 илдән
6 меңгә якын спортчы, судьялар һәм рәсми затлар катнашыр дип көтелә. Әзер спорт
һәм шәһәр инфраструктурасы Уеннарны өстәмә чыгымнарсыз үткәрергә мөмкинлек
бирәчәк.
16-нчы бурыч – яшьләр сәясәте
1000 еллык тарихы булган Казан – чын-чынлап яшь шәһәр.
Аның яшьлеге – безнең балалар, мәктәп укучылары, студентлар – безнең
киләчәгебез. Без алар өчен барлык шартларны тудырырга тиеш – уку өчен дә,
сәламәт, файдалы ял өчен дә. Соңгы 5 елда 188 млн сумга 38 яшүсмерләр клубы
төзекләндерелде. Быел тагын 7-не 47 млн сумга төзекләндерү планлаштырыла.
Моннан тыш, яңа клубларга тагын 3 бина тапшырылган, аларда яңа яшьләр үзәкләре
ачу планлаштырыла.
Шул рәвешле без яшьләр белән эшләү объектлары
инфраструктурасын тулысынча яңартачакбыз – колачлау 20%-ка артачак.
Казан – Россиянең шәһәр яны лагерьлары системасын саклап
кала алган сирәк шәһәрләрнең берсе. Аларның күбесе үзгәртеп кору башланганда
коттедж поселоклары һәм ял базалары астында сатылган.
2019 елда лагерьларны капиталь төзекләндерү буенча
моңарчы күрелмәгән чираттагы президент программасы старт алды – аның беренче
нәтиҗәләрен сез инде күрдегез. 2020 елда ул дәвам иттереләчәк – тагын 4
лагерьны («Молодая гвардия», «Огонек», «Пионерия Татарстана», «Нармонка»),
шулай ук 3 лагерьга керү юлларын («Бригантина», «Юнитур», «Нармонка»)
төзекләндерү планлаштырыла. Һәр лагерьда санузеллар һәм душ корпуслары, иҗади
һәм интеллектуаль дәресләр өчен биналар һәм, әлбәттә инде, спорт мәйданчыклары
барлыкка киләчәк. Башка шәһәрләр һәм төбәкләрдән килгән алдынгы карашлы, актив,
максатчан яшьләр өчен ял итү һәм сәламәтләндерү лагерьларын ел әйләнәсе
файдалану мөмкинлеге яңа магнит булачак. Нәкъ менә шундый яшьләрне Казанда
укырга, эшләргә һәм изге эшләргә көтәбез!
17-нче бурыч – «Яңа дулкын»
Хөрмәтле дуслар!
Уңайлылык һәм куркынычсызлык, кунакчыллык, бай тарих һәм
якты мәдәни тормыш Казанга бөтен дөньядан кунакларны җәлеп итә, бу рәсми
статистикада да, кунакчыллык даирәсе икътисадында да чагыла. Без узган ел 3,5
млн туристка кадәр үстек. Бу Универсиада уздыру елына караганда 2 тапкырга
күбрәк һәм Казанның меңьеллыгы елына караганда 7 тапкыр күбрәк. Безнең бурыч –
2025 елда без 5 миллионлы туристны каршы алырга тиеш!
«Яңа дулкын» халыкара конкурсы, һичшиксез, республика һәм
аның башкаласы имиджын ныгытачак якты вакыйгаларның берсе булачак. Быел маэстро
Игорь Крутой инициативасы һәм Президентыбыз ярдәме белән без аны Казанда
көтәбез.
18-нче бурыч – шәһәрнең Генераль планы һәм Җирдән
файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Без шәһәрнең Генераль планы проекты өстендә күпьеллык
эшне төгәлләдек. Бүген ул сезгә, хөрмәтле депутатлар, раслауга тәкъдим
ителәчәк. Ул шәһәрнең 20 елга алга үсеш векторын бирә. Аның нигезендә без
Җирдән файдалану һәм төзелеш буенча яңа кагыйдәләр – төп шәһәр төзелеше
регламентын эшләргә тиеш. Әлеге эшкә, безнең белгечләрдән тыш, архитектура
җәмәгатьчелеген, төзүчеләрне, мәдәният эшлеклеләрен, шәһәр халкын да җәлеп
итәргә кирәк.
19-нчы бурыч – Казан агломерациясенең Генераль планын
эшләү
Хөрмәтле хезмәттәшләр!
Теләсә кайсы эре шәһәрнең реаль үсеше аның юридик
чикләреннән чыга. Бүген Казанга якын районнар территорияләрендә актив төзелеш
бара, коттедж бистәләре белән генә түгел, күп катлы торак комплекслары белән
дә. Әлеге күпфатирлы йортларның булачак халкы Казанга эшкә һәм укырга йөриячәк,
Казан мәктәпләренә, балалар бакчаларына һәм поликлиникаларына үз балаларын
йөртәчәк, бу юл-транспорт челтәренә дә, безнең социаль өлкәгә дә йөкләнеш
тудырачак. Әлеге процессларны баланслы җайга салу зарур.
Президентыбыз кушуы буенча, без Казан агломерациясен
үстерүнең бердәм кагыйдәләрен эшләүгә күрше районнар башлыклары, профильле
министрлыклар һәм ведомстволар белән бергә керештек. Быел безнең бурыч – аны
җәмәгатьчелек фикер алышуына һәм республика җитәкчелегенә раслауга тәкъдим итү.
20-нче бурыч – комплекслы муниципаль геомәгълүмат
системасы
2019 елда без Комплекслы муниципаль геомәгълүмат
системасын гамәлгә кертүгә керештек. Система мәгълүматны цифрлы рәвештә саклый, белешмәләрне автомат рәвештә җыя, карарлар
һәм документлар кабул итү өчен мәгълүматларны формалаштыра. Иң популяр
хезмәтләр һәм функцияләр автоматлаштырылган: ГПЗУ, шәһәр төзелеше нәтиҗәсе, җир
участоклары схемасы һәм башкалар.
Бүген беренче этапны гамәлгә кертү бара, аны агымдагы
елда тәмамлау планлаштырыла. Параллель рәвештә без аны Зур мәгълүматлар базасы
системасына интеграцияләү вариантларын өйрәнәбез. Бу – мәгълүматлаштыруның төп
һәм яңа тармагы, ул бердәм платформада шәһәрнең стратегик үсешенең төп
юнәлешләрен җыячак һәм, асылда, безнең башкаланың цифрлы игезәге булачак.
Хөрмәтле хезмәттәшләр!
Барыбыз да башкалабызны үстерү өчен күп көч куйдык, һәм
безнең ирешкәннәргә канәгатьләнеп ял итәргә теләгебез юк. Алда – ил һәм
республика тормышында мөһим вакыйгалар. 2 айдан соң – Россия Конституциясенә
үзгәрешләр проекты буенча бөтен халык фикер алышуы. Сентябрьдә – республика
Президентын һәм шәһәр Думасы депутатларын сайлаулар. Алар, ышаныгыз, бөтенләй
яңа шартларда узачак. Массакүләм мәгълүмат чаралары кардиналь яктан үзгәрде –
басма матбугат, электрон версияләргә юл биреп, үткәнгә китә. Социаль челтәрләр,
телеграмма-каналлар, мәгълүматны тапшыруның зур тизлеге, теләсә нинди сәбәп
белән Интернет киңлектә кешеләрнең берләшүе – менә бүгенге көннең чынбарлыгы.
Кешеләрне тыңлый һәм ишетә белү – теләсә нинди хакимият өчен (бигрәк тә
шәһәрнеке өчен) таяныч булдыра торган иң мөһим сыйфат. Шуңа күрә традицион
формаларны да, яңа форматларны да кулланып эшләргә кирәк. Борынгы татар
мәкалендә әйтелгәнчә, «Бер көнгә кичексәң, биш көндә дә куып тота алмассың».
Безнең башка юл юк.
Йомгаклап, хөрмәтле хезмәттәшләребез, хөрмәтле Президент,
үз исемемнән һәм депутатлар исеменнән актив тормыш позицияләре өчен
сайлаучыларыбызга, казанлыларга үз шәһәребез язмышына битараф булмаганнары өчен
рәхмәт әйтергә рөхсәт итегез. Барыгызга да сәламәтлек, уңышлар, иминлек телим!
Ә без кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырышачакбыз!
Игътибарыгыз өчен рәхмәт!