Казан Мэрының Казан шәһәр думасының XVII сессиясендәге
чыгышы:
Хөрмәтле депутатлар һәм чакырылган кунаклар!
Казан шәһәр думасының сессиясендә мәдәният үсеше турындагы
мәсьәләләр системалы рәвештә карала, чөнки мәдәният ул шәһәр халкының яшәү
рәвешен формалаштыра торган бер компонент булып тора. Бүген зур масштаблы
халыкара чаралар уздырылу аркасында Казан шәһәре барлык дөньяга таныла, һәм
шәһәребезнең мәдәни тенденцияләре әлеге статуска туры килергә тиеш.
Доклад һәм чыгышлардан без шәһәребездә төрле яшьтәге яңа
иҗади коллективлар, яңа традицияләр барлыкка килүен белдек. Алар шәһәребезнең
йортларына, скверларына, паркларына чыга. Әлеге эшчәнлекне оештыру максатыннан
без Парклар һәм скверлар дирекциясен барлыкка китердек.
Гомумән алганда әлеге эшчәнлек белән муниципаль мәдәният
учреждениеләре белгечләре шөгыльләнә. Бүген минем муниципаль мәдәният
учреждениеләренең хезмәткәрләренә: сәнгать һәм музыка мәктәпләре, китапханәләр,
балалар клублары, мәдәният сарайлары, барлык яшьтәге иҗади коллективлар
җитәкчеләренә рәхмәт сүзләре әйтәсем килә. Фидакяр хезмәтегез өчен,
шәһәребезнең мәдәни тормышына өлеш керткәнегез өчен бик зур рәхмәт! Киләчәк
тормышыгызда яңа иҗади уңышлар телибез!
Шәһәр тормышында зур урынны театрлар алып тора. Шәһәрнең
театраль тормышы ул аерым бер дөнья. Үзенең эшчәнлеге белән театр коллективлары
ел саен үзенә күбрәк тамашачылар җәлеп итә, аеруча яшьләрне. Татарстан
Республикасының барлык театр һәм сәнгать коллективларына, музейларына, Мәдәният
министрлыгына безнең шәһәребезне башка төбәкләргә танытуда актив катнашуыгыз
өчен бик зур рәхмәт.
<…> Әйтеп үткәнчә, безнең шәһәрнең мәдәни традицияләре
нык һәм өзлексез. Илебезнең нинди генә авыр вакытларына туры килсә дә,
җитәкчелек сәясәте аркасында безнең мәдәният өлкәсендә системабыз сакланып
калган. Бер генә сәнгать мәктәбе дә ябылмаган. Алай гына да түгел, кайчандыр
ведомстволы булган мәдәният сарайлары хәзерге вакытта муниципаль бюджет
чаралары исәбенә карап тотыла. Бүгенге көндә алар иң зур мәдәният сарайлары:
Төзүчеләр мәдәният сарае – “Сәйдәш” мәдәният үзәге, Ленин мәдәният сарае,
Урицикий мәдәният сарае – “Мәскәү” мәдәният һәм спорт үзәге, Сәет-Галиев
исемендәге мәдәният сарае. Шуны билгеләп үтәсе килә, бүгенге көндә дә алда
саналган мәдәният сарайларында сәнгать эшчәнлеге гөрләп тора.
<…> Татарстан Президенты
Рөстәм Нургали улы Миңнеханов өч мәдәният сараен капиталь төзекләндерү турындагы
карарны кабул итте. Шуларга Ленин мәдәният сарае, Урицкий мәдәният сарае һәм
“Чулпан” мәдәният үзәге керә. Тиешле карарлар башка мәдәният сарайларына карата
да кабул ителергә тиеш.
Бары тик бюджет чаралары белән генә чикләнеп булмас. Залда
утыручы барлык җитәкчеләргә, хезмәттәшләргә, аеруча ТР Дәүләт Советы
депутатларына мөрәҗәгать итәсем килә. Мәдәният сарайлары өстеннән кураторлык
алып аларга спонсорлар табарга ярдәм итүегезне сорыйбыз. Бергәләп без барлык
мәдәният сарайларын да төзекләндерәчәкбез дип ышанам.
Төзекләндерүдән соң әлеге мәдәният йортларында яңа эшчәнлек
башланып китүе мөһим. Мәдәният идарәсенең төп бурычы итеп мәдәният сарайларының
трансформация эшчәнлеген дәвам итү билгеләнә. <…>
Праклар һәм скверларда мәдәни эшчәнлек булдыруга килгәндә,
башланган эшчәнлекне дәвам итәргә. Башкарма комитетка яңа булдырылган Парклар
һәм скверлар дирекциясе эшчәнлеген активлаштырырга.
<…> Бүген без шәһәрнең башкарма комитетына 2030
Стратегияләре юнәлешләрен исәпләп озын сроклы муниципаль программаны әзерләргә,
аның турында фикер алышырга һәм аны раслауга чыгарырга йөклибез.