(Казан шәһәре
KZN.RU, 23-нче август). Эшче белгечлекләрне әзерләү потенциаль эш бирүчеләр һәм
җайланмалар китерүчеләр белән тыгыз элемтәдә алып барылырга тиеш. Бу хакта
бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Татарстан
Республикасы мәгарифе – киләчәккә инвестицияләр” темасына багышланганТР мәгариф
һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең пленар утырышында хәбәр итте.
Быел традицион
киңәшмә Кукмара шәһәрендә уза. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы
Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Рустәм Нигъмәтуллин, ТР
Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһанов,Казан
Мэры Илсур Метшин, республика мунициципаль районнары башлыклары катнашты.
Рөстәм Миңнеханов
билгеләп үткәнчә, профессиональ белем бирү өлкәсенә аерым игътибар юнәлтергә
кирәк. Республикада ресурс үзәкләр төзелү ярдәмендә яшь татарстанлыларның
заманча төзекләндерелгән учреждениеләрдә белем алырга мөмкинлекләре бар. 2014
елдан ТР территориясендә 31 ресурс үзәге булдырылган. Капиталь төзекләндерү
эшләренә һәм яңа җиһазлар белән тәэмин итүгә 4,3 млрд сум бүленгән. Бу эштә Татарстан
предприятиеләре дә актив катнаша.
“Кичә “Алабуга”
МИЗда без кадрлар әзерләү мәсьәләләре буенча фикер алыштык. Бүген безнең мехатроника,
робототехника предприятиеләренә заманча таләпләргә җавап бирә алырлык электриклар
кирәк", ” диде ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов
әлеге юнәлештә ирешкән уңышларны билгеләп үтте, дип хәбәр итә ТР Президенты
матбугат хезмәте. “Яшь профессионаллар” (WorldSkillsRussia) VI милли чемпионат
финалы нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы командасы гомумкоманда зачетында
икенче урын алды.
“Алда безне
Будапештта Европа чемпионаты EuroSkills-2018 көтә. Ә киләсе елның августында
Казанда WorldSkills дөнья беренчелеге үтәчәк. Безнең белгечләр Россия җыелмасы
составына керер, дип өметләнәбез”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Глобаль
конкурентлык сәләтен тәэмин итүне ТР Президенты югары белемнең өстенлекле
бурычы дип атады. “Республиканың, илнең инновационн, технологик үсеше
турыдан-туры юагыр уку йортларыннан тора. Аларның нәтиҗәле эшчәнлегенә “Россиянең
югары белем бирү системасының конкурентлык сәләтен арттыру” федераль проекты
ярдәм итәчәк. Ул, беренче чиратта, югары белем бирү системасының һәм хезмтә
базарының хезмәттәшлеген ныгытуга юнәлдерелгән”, - диде ул.
Татарстан
Президенты фикеренчә, әлеге бурыч предприятиеләрдә югары уку йортларының төп
кафедраларын булдыру (Бүген ТРда 110 шундый кафедра бар) һәм кадрларны
максатчан әзерләү (2017 елда 1254 кеше максатчае программа буенча кабул ителгән)
хисабына хәл ителергә мөмкин. Шулай ук ихтыяҗ зур булган компетенцияләрне
формалаштыру да әһәмияткә ия.
Утырыш башланганчы,
Татарстан Президенты Кукмара районының берничә мәгариф учреждениесендә булды –
Кукмара аграр көллиятендә, 5-нче “Йолдызлык – Созвездие” балалар бакчасында, Атлас
Булатов ис. Кукмара күп профильле лицеенда.