(Казан шәһәре
KZN.RU, 22-нче август, Алсу Сафина). Казанның Киров районында экорайон
концепциясен һәм мастер-планын эшләү буенча бәйге финалистлары билгеле булды. Аларны
бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә үткән жюри утырышында
сайладылар. Җиңүче консорциумнар исемнәрен журналистларга Казан Мэры Илсур
Метшин игълан итте.
Бәйге финалистлары
арасында – “Найт Фрэнк” лидерлыгы астындагы Россия-Франция консорциумы (Россия,
Англия). Аның составына “XTU Аркитектс” (Франция), “OXO Аркитектс” (Франция),
John Thompson & Partners/JTP (Англия), “Архитектура Десанты”(Россия, Татарстан
Республикасы), TERRA SCAPE (Бельгия) керә.
Финалга чыккан
икенче консорциум – Buromoscow (Россия) лидерлыгы астындагы Россия-Нидерланд
берлеге. Аның составына NL Architects (Голландия) һәм OKRA Landscape Architects
(Голландия) керә.
Өченче иң яхшы
катнашучы – ASADOV and partners (Россия) архитектура бюросы лидерлыгы астындагы
Россия-Британия консорциумы. Аның составына Prospecta (Россия), HPBS (Россия),
Bioregional Consulting Limited (Бөек Британия), “ЛДА Дизайн консалтинг лимитед”
(Бөек Британия), “КПМГ Лимитед” (Россия) керә.
Бүген бәйге
шартларын үтәгән 47 гариза каралды. ТР Президенты ярдәмчесе, Республика
булышлык итү фонды советы рәисе Айрат Нуретдинов билгеләп үткәнчә, карар кабул
итү җиңел булмаган.Экорайон үсешенә карашларын бәйгедә катнашучылар эсседа,
шулай ук архитектура-шәһәр төзелешен график визуализация ярдәмендә
күрсәткәннәр. Шул ук вакытта проектның гамәлгә ашырыла торган булуы, аның шәһәр
төзелеше нормаларын бозмавы һәм Казанның шәһәр төзелеше концепциясенә туры килүе,
табигать каркасын саклавы мөһим булган.
Жюри составына
кергән Казан Мэры Илсур Метшин игътибар иткәнчә, катнашучылар географиясе
шаккаттыргыч. “20 илдән 122 гариза тикшерелде. Бу халыкара консорциумнар, иң
яхшы көчләр. Шуның кадәр катнашучы булу безнең өчен бу бик мөһим”, - диде шәһәр
башлыгы.
Мэр бәйгедә ни
өчен нәкъ менә консорциумнар катнашуын аңлатты. “Архитектура һәм инженерлык
карашыннан кала, проектның икътисади яктан уңышлы булуы һәм ТР Президентының
Республика булышлык итү фонды каршында куйган бурычларын да гамәлгә ашыра
алырлык булуы мөһим”, - дип саный И.Метшин.
Билгеләп үтәргә
кирәк, финалга чыккан бер консорциум составына Татарстанның “Архитектура десанты”
керде. Сүз уңаеннан, бәйгедә Татарстанның 7 архитектура компаниясе катнашты. Илсур
Метшин башка ике консорциумга составларына республикада берничә ел эшли торган
җирле компанияләрне кертергә тәкъдим итте.
Мэр ТР Президенты
Рөстәм Миңнехановка рәхмәтен белдерде. “Аның мөмкинлекләре, шәһәребезне
үзгәртергә, яңа мохит булдырырга теләге ярдәмендә яңа иҗтимагый киңлекләр,
микрорайоннар гына түгел, ә 760 га мәйданлы яңа шәһәр барлыкка киләчәк”, - диде
Мэр. Аның сүзләре буенча, Россия масштабында экорайон проекты – уникаль.
Шәһәр башлыгы
фикеренчә, экорайон төрле шәһәрләрдән һәм төбәкләрдән килгән кешеләрнең яшәү
урыны булачак. “Шундый проектлар ярдәмендә үсүебез шатландыра. Бу урын
казанлылар, татарстанлылар һәм Идел буенда яшәүчеләр өчен генә түгел,
башкалабызда, Санкт-Петербургта һәм башка төбәкләрдә яшәүчеләр өчен дә магнит
булып торачагына ышанам”.
Финалга чыгучылар
тиздән Казанга экорайонның концепциясен һәм мастер-планын эшләү өчен киләләр. Стратегик үсеш агентлыгы генераль
директоры Сергей Георгиевский билгеләп үткәнчә, финалистлар “җирдә” эшләячәк. Масштаблы
эшләр башлаганчы алар өчен семинар үткәрелә. “Финалда без гамәлгә ашырыла
торган өч проект алырбыз, дип өметләнәбез”, - диде С.Георгиевский.