Бүген Казанда үсешендә менталь тайпылышлар булган
балалар өчен өченче укыту-күнекмә фатиры ачылды. Юдино бистәсендәге әлеге
киңлек ике сменада эшләячәк һәм көненә 14 кеше кабул итә алачак. Дүрт ай
дәвамында балалар көндәлек тормышта кирәкле булган күнекмәләрне үзләштерәчәк,
мәктәп программасын өйрәнәчәк һәм иҗади дәресләргә йөреячәк. Шәһәр мэры Илсур
Метшин һәм меценат Андрей Беляков (фатирны ремонтларга ярдәм иткән «Бриз»
компаниясе хуҗасы) проект җитәкчесе Миләүшә Наразинага җиһазлар сатып алуга сертификат
тапшырдылар.
«Бу
эш Киров районындагы очрашулардан башланды. Әниләр, җыелып, әлеге мәсьәләне
күтәрделәр һәм көн саен үзләре очраша торган проблемалар турында сөйләделәр.
Ата-аналарның балаларын социальләштерү өчен белемнәре җитми, шуңа күрә без шәһәрнең
барлык районнарында күнекмә фатирлары булдырырга карар кылдык», – диде Илсур
Метшин. Ул ТР башкаласының Совет районындагы Зәкиев һәм Минск урамнарында шундый ике киңлек ачылуын билгеләп
үтте. Идел буе районының Ипподром урамындагы фатир исә бүген ремонт стадиясендә.
«Без
сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикле сабыйларның, балалар бакчаларыннан,
мәктәпләрдән һәм спорт учреждениеләреннән башлап, җәмгыятькә күбрәк кушылуын
телибез. Бу җиңел эш түгел, әмма ансыз Казан тулы хокуклы шәһәр була алмый», –
дип ассызыклады ТР башкаласы мэры.
Мәйданы
77,2 кв.м булган «Луч» укыту-күнекмә фатиры Ильич урамындагы 21 нче йортта
урнашкан. Миләүшә Наразина сүзләренә караганда, Юдинода киңлеккә ихтыяҗ бар,
чөнки сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикле балаларның күбесе норматипик
малайлар һәм кызлар арасында үзләрен уңайсыз хис итә. Фатирда исә алар көндәлек
тормышта кирәкле булган күнекмәләр башкарырга өйрәнәчәк, мөстәкыйль тормышка
әзерләнәчәк һәм яшьтәшләре белән таныша алачак.
Бүгенге
көндә Юдино бистәсендә, Залесный торак массивында һәм Салават Күпере торак
районында 8,2 меңнән артык бала яши, шуларның 110 ы – сәламәтлеге ягыннан
мөмкинлекләре чикле булганнар. Шул ук вакытта әлеге территорияләрдә алар өчен
махсус үзәкләр моңа кадәр ачылмаган. Фатирда уку дүрт ай дәвам итә, аннан соң
аны кабат үтәргә мөмкин. Бер балага бер тьютор туры килә. Юдинода яшәүчеләр
арасында гына да, фатирда укырга теләк белдереп, 37 кеше гариза тапшырган, ә
андыйлар Салават Күпер һәм Залесный халкы арасында да бар.
Проект
җитәкчесе билгеләп үткәнчә, сәламәтлеге ягыннан үзенчәлекләре булган балалар
тәрбияләүче әниләрнең махсус белеме юк, балаларын социальләштерү мәсьәләсен
алар мөстәкыйль рәвештә хәл итәргә тырыша. Ә фатирда тьюторлар ярдәмгә киләчәк.
Алар барысын да аңлата, күрсәтә, әти-әниләр, үз чиратында, биредә алган
практиканы өйдә үзлектән кабатлый. Миләүшә Наразина шулай ук сәламәтлеге
ягыннан мөмкинлекләре чикле бала тәрбияли, ул да үзәктә белем алачак.
Фатир
ике киңлеккә бүленгән. Шәхси очрашулар бүлмәсендә балалар нейропсихолог,
логопед-дефектолог белән шөгыльләнәчәк, сенсор-мотор коррекциясен узачак. Монда
шулай ук үзенчәлекле кокон бар, балалар, аралашудан арып, ялгыз калырга
теләсәләр, шунда «кача» ала. Икенче бүлмә төркем дәресләре өчен җиһазландырылган.
Үзәккә
ике төркем йөреячәк, һәркайсында – алты кеше. Уку ике сменада оештырылган,
аларның һәрберсе дүртәр сәгать дәвам итә (9:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр
һәм 14:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр). Элек ачылган фатирлардагы кебек үк
яңа мәйданда да, балалар көнкүреш күнекмәләрен үзләштерә алсын өчен, кер юу һәм
савыт-саба юу машиналары, мич, индукцияле плитә һәм микродулкынлы мич бар.
Шулай ук балалар өчен мәктәп программасы буенча дәресләр, күршедәге
Тимерьюлчылар мәдәният йортында урнашкан «Луч» инклюзив иҗат лабораториясе
белән берлектә иҗат һәм ял дәресләре оештырылачак. Уку процессы таймер
системасына нигезләнгән, әйтик, өч минут вакыт – җыештыруга, биш минут пешерүгә
бүлеп бирелә, аннары тәнәфес һәм шулай дәвам итә. Бу балаларның игътибарын
туплау өчен кирәк.
Уку-укытуда
төп басым балаларның үз-үзен тотышын коррекцияләүгә ясала. Хәзер үзәктә
аутистик спектры бозылган, психик үсешендә тоткарлыклар булган, когнитив
тайпылышлар яки Аспергер синдромы белән 8 яшьтән 11 яшькә кадәрге алты бала
шөгыльләнә. Барлык балалар да өйдә белем ала, шуңа күрә аларга социальләшү
авыр. Фатирда алар белән биш тьютор һәм бер супервизор эшли.
Диагнозлары
бер булса да, әлеге балаларның һәрберсенә аерым игътибар кирәклеген ассызыклады
«Игелекле Казан» коммерциягә нигезләнмәгән автоном оешмасы җитәкчесе Татьяна
Мерзлякова. «Барысына да бер протокол туры килмәскә мөмкин, чөнки һәр бала
индивидуаль, димәк, якын килү дә уникаль булырга тиеш», – диде ул.
Төркемнәр
чиратлап формалаша, әмма педагоглар, уку процессы һәркем өчен бертөрле үтсен, ә
балаларга аралашу җиңелрәк булсын өчен, булачак тәрбияләнүчеләрнең
үзенчәлекләренә игътибар итәргә тырышалар. Укыту-күнекмә фатирына «Игелекле
Казан» кайнар линиясе телефоны буенча язылырга мөмкин: +7(843)558-74-18.
Проектның
меценаты – «Бриз» компаниясе җитәкчесе Андрей Беляков. Мэр аңа шәхсән рәхмәт
белдерде. «Андрей Евгеньевич Киров һәм Мәскәү районнарында туган, ул – танылган
төзүчеләребезнең берсе. Фатирны төзекләндерү мәсьәләсендә ярдәмгә килде. Аның
кебек кешеләр булганда, сезнең, ата-аналар, һәм безнең өчен шундый мөмкинлекләр
барлыкка килә. Без әлеге эшне дәвам итәчәкбез», – диде Илсур Метшин.
Миләүшә
Наразина да Андрей Беляковка рәхмәт белдерде: «Бу – балалар өчен җәмгыятькә
кушылуда зур мөмкинлек. Җәмгыятьнең безне кире какмавы, киресенчә,
социальләшергә ярдәм итүе сөендерә».
Чара
ахырында Илсур Метшин һәм Андрей Беляков Миләүшә Наразинага фатир өчен өстәмә
җиһазлар сатып алуга сертификат тапшырдылар.
Исегезгә
төшерәбез, шәһәр башлыгы карары буенча мондый фатирлар Казанның барлык районнарында
да ачыла. Мәсәлән, 2022 елда Зәкиев урамында аутистик спектры бозылган балалар
өчен беренче укыту-күнекмә фатиры барлыкка килде. Икенчесе Минск урамында
урнашкан. Тиздән Идел буе районының Ипподром урамында дүртенче үзәк ачылачак.
Ильич
урамында укыту-күнекмә фатирын ачу Бөтендөнья аутизм проблемасы турында
мәгълүмат тарату көненә багышланды. Ул ел саен 2 нче апрельдә билгеләп үтелә.
Камилә
Вилданова