Татарстан башкаласында Бөтендөнья студентлар уеннарын әзерләү һәм үткәрү оештыру комитетының чираттагы утырышы узды.
(KZN.RU, 29-нчы февраль). 2013 елда Казанда узачак Универсиадагда куркынычсызлык өчен федераль бюджеттан өстәмә акча бүлеп биреләчәк. Уеннарга әзерлек буенча барлык эшләр дә график буенча бара, нәтиҗәдә Казан дөнья күләмендә иң яхшы шәһәрләрнең берсе булып саналачак. Мондый фикерне бүген Универсиада-2013 оетыру комитетының утырышында РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов яңгыратты.
Россиянең беренче вице-премьерыннан кала, әлеге утырышта Татарстан республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов, Россиянең спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте министры Виталий Мутко, Казан шәһәре Мэры Илсур Метшин, “Казан-2013” Башкарма дирекциясе”нең генраль директоры Владимир Леонов катнаштылар.
Оештыру комитетының утырышы башланганчы, Универсиада-2013 үз партнерлары “Coca-Cola”, “Хендэ Мотор” БДБ һәм “Макдоналдс” компанияләре белән килешүгә кул куйдылар. – Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, Универсиадага бәйле партнерлар белән төзелгән килешүләр башка өлкәләрдәге мәсьәләләрдә дә каралуына яхшы мөмкинлек тудыра. Игорь Шувалов Хөкүмәтнең кирәк булган барлык ресурслар белән тәэмин итүгә әзерлеген ассызыклады.
Киңәшмә барышында Виталий Мутко һәм Владимир Леонов Уеннарга әзерлек барышы турында хәбәр иттеләр. Илсур Метшин катнашучыларга Универсиаданы ачу һәм ябу тантанасы турындагы доклад белән чыгыш ясады.
“Без Универсиада төзелеп беткән һәм файдалануга тапшырылырга торган обьектлар әзерлеге мәсъәләләрен карадык. Барлык эшләр дә график буенча алып барыла, хәтта кайвакытны алга китеп тә эшләнелә. Шунысы куандыра – Уеннар өчен төзелгән обьектларга шәһәрдә яшәүчеләр һәм шәһәргә кунакка килүчеләр инде йөри. Чагыштырмача зуррак обьектлар – 45 мең тамашачыга исәпләнгән футбол стадионы һәм Спорт сарае – төзелешен тәмамларга калды. Монда бернинди авырлыклар да килеп чыгарга тиеш түгел. Моннан тыш, Казан шәһәренең киләчәктәге транспорт инфраструктурасы үсеше мәсьәләләрен дә карадык. Аерым алганда, метрополитен төзелеше буенча – Финанслар министрлыгы һәм Икътисади үсеш министрлыгы белән берлектә якын көннәрдә без әлеге мәсъәләне хәл итәчәкбез”, - дип билгеләде Игорь Шувалов.
Шулай ук беренче вице-премьер Универсиада-2013 куркынычсызлык программасы турында аерым сөйләшү булуын билгеләде. “Бу иң мөһим мәсьәлә - көтмәгән хәл туарга тиеш түгел. Моның өчен 2 млрд. сумлык махсус җайланмаларны сатып алу зарур. Без бу эшне башкарып чыгарга тиеш, чөнки куркынычсызлык беренче урында”, - дип әйтте Игорь Шувалов.
Үз чиратында, Рөстәм Миңнеханов Татарстан Хөкүмәтенең мөһим бурычы булып, Универсиаданы югары дәрәҗәдә үткәрү торганын тагын бер кат ассызыклады. “Моның өчен бар нәрсә дә эшләнәчәк”, - дип ышандырды Татарстан Президенты.