Рөстәм Миңнеханов: "Сәламәтлек саклау мәсьәләсе бик мөһим"
(KZN.RU, 4-нчефевраль). Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты катнашында ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының нәтиҗә ясау коллегиясе булып узды.
“Җөмһүриятебезнең төп казанышы – соңгы 19 ел эчендә туучылар санының артуы, - дип билгеләде Татарстан башлыгы. – Соңгы елларда республиканың сәламәтлек саклау өлкәсендә шактый эшләнде, бигрәк тә соңгы берничә ел нәтиҗәләре күренә”.
Президент игътибар ителергә тиешле төп сорауларны билгеләде: бу информатизацияләү, кадрлар әзерләү, халыкны сәламәт яшәү рәвешенә тарту мәсьәләләре һ.б.
“Сәламәтлек мәсьәләсе һәрберебез өчен – иң мөһиме. Кеше медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итеп, кыска вакыт эчендә кирәкле ярдәмне алырга тиеш”, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.