Казан Мэры КФУның юридик факультетында дәүләт имтиханын кабул итте
Илсур Метшин студентларның дәүләт теориясе һәм хокук буенча белемнәрен бәяләде.
(KZN.RU, 3-нчефевраль). Бүген Казан Мэры Илсур Метшин имтихан комиссиясе составында Казан (Идел буе) федераль университетының юридик факультеты студентларыннан имтихан кабул итте. Дәүләт теориясе һәм хокук буенча белемнәрен контракт нигезендә белем алган, көндезге уку бүлегенең 8711а студентлары күрсәтте.
Шуны әйтергә кирәк, 1991 елда Илсур Метшин Казан университетындагы юридик факультетын, 1999 елда – аспирантураны тәмамлаган, Мәскәүдә “Россия Федерациясе составында республиканың хокук системасы. (Татарстан Республикасы мисалында)” темасына диссертация яклаган.
2010 елда Илсур Метшин Казан (Идел буе) федераль университетының юридик факультетының Попечительләр советының рәисе итеп сайлана. Юридик факультетта дәүләт имтиханнары 8 февраль көнне тәмамлана.