(Казан шәһәре
KZN.RU, 26-нчы февраль, Ксения Швецова). ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов киләсе
елда ТАССР йөз еллык юбилеен бәйрәм итүне Казан шәһәре Думасының XXXII сессиясе
барышында иң югары дәрәҗәдә әзерләргә һәм уздырырга кушты.
"Республиканың
йөзьеллыгы - Татарстан, Казан үсешенә өлеш керткән кешеләр турында күп еллар
предприятиеләрдә эшләгән ветераннар турында сөйләү өчен яхшы мөмкинлек, – дип
ассызыклады Р.Миңнеханов һәм бәйрәм чараларын оештыру мәсьәләләрендә Татарстан
башкаласы башка шәһәрләр өчен үрнәк булырга тиеш, дип өстәде.
Казан Мэры Илсур
Метшин хәбәр иткәнчә, республиканың 100 еллыгына багышланган чараларга әзерлек
- бу елга төп бурычларның берсе. Шәһәрдә юбилейга багышланган чаралар башланды
инде, алар ел буе дәвам итәчәк, шәһәр халкы һәм шәһәр кунаклары өчен бәйрәм
кәефе тудырачак. "Без үзебезнең бай мәдәни мирасыбыз, Габдулла Тукай һәм
Мәҗит Гафури телен, толерантлык, дин тоту, Татарстанның барлык халыклары
арасында дуслык һәм тынычлык саклавыбыз белән горурланабыз", - дип
билгеләде Мэр.
Исегезгә
төшерәбез, 2020 елда ТАССР оешуга 100 ел тула. Киләсе юбилейга республикада
махсус тарихи сайт http://100.tatarstan.ru/ булдырылган. Анда Татарстан архивлары фондларыннан, шулай ук
ТР Фәннәр Академиясенең Тарих институты һәм Татар энциклопедиясе институты
фондларыннан фотосурәтләр һәм документлар белән танышырга мөмкин.