(Казан шәһәре
KZN.RU, 10-нчы сентябрь, Ксения Швецова). Тарихи шәһәрләр лигасының XVII
Бөтендөнья конференциясен уздыру ярдәмендә тарихи һәм мәдәни мирасларны саклау
буенча дөньяда иң яхшы тәҗрибәләр белән танышып булачак, дип белдерде бүген
эшлекле дүшәмбедә Казан Мэры Илсур Метшин.
Россиядә конференция
беренче тапкыр узачак. Шундый әһәмиятле чараны уздыру Казан өчен башка шәһәрләр
белән тарихи мирасны саклау буенча тәҗрибә алмашу өчен мөмкинлек бирәчәк, дип
саный И.Метшин. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан башкаласы бүгенге көндә үзенең
бай тарихы белән тарихи шәһәрләр лигасында үзенчәлекле урын алып тора. “Хәзер,
халыкара чаралар уздыру буенча тәҗрибә туплагач, яңа чаралар кабул итү мөһим. Казан
– илебез картасында тарихи мирасы булган бердән-бер шәһәр түгел, бу
конференциянең беренче тапкыр бездә узуын тагын да әһәмиятлерәк итә, - диде И.Метшин.
– Мондый мәйданчыкка дөньяның әйдәп баручы экспертлары җыела, бездә тарихи
мирасны саклау буенча дөньяның иң яхшы тәҗрибәләре булачак”. Ул өстәгәнчә, 2020
елда узачак конференция республиканың 100 еллыгы уңаеннан уздырылачак мөһим
чаралар санын тутырачак.
Искәртергә кирәк,
кичә Казанның 2020 елда Тарихи шәһәрләр лигасының XVII Бөтендөнья конференциясен
уздыру хокукын яулавы билгеле булды. Бу карарны Лиганың Директорлар советы
Төркиянең Бурса шәһәрендә үткән XVI конференциясендә кабул итте. Лига әгъзалары
арасында уникаль мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре, бай тарихи мирасы булган
шәһәрләр бар. Оешмага төрле илләрнең 100-дән артык шәһәре керә.