(Казан шәһәре
KZN.RU, 25-нче август, Екатерина Виславская). Юдино бистәсе үзенең 100 еллыгы
алдыннан үзгәреп кенә калмады, дип белдерде бүген аппарат киңәшмәсендә Казан
Мэры Илсур Метшин, аның киләчәктә үсүе өчен яхшы нигез салынды. Шәһәр башлыгы Юдино
бистәсенең 100 еллыгын шәһәр өчен мөһим һәм зур вакыйга дип атады. “Юдиноның истәлекле
үткәне, яхшы бүгенгесе һәм искитмәле киләчәге бар”, - диде ул.
Бистәнең юбилеен
билгеләп үтү программасы турында Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе
башлыгы Сергей Миронов сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, юбилейны билгеләп үтү бер көн
белән генә чикләнмәячәк. Туган якны өйрәнүче Ирина Рогожина Казан шәһәр Думасы
депутатларының берсенә мөрәҗәгать иткәннән соң, бистәдә үзгәрешләр башланды.
Юдинода 160 млн сумга 23 юл капиталь төзекләндерелде, 50 млн сумга 17 йорт
территориясе төзекләндерелде, 8 млн сумга бистәдән “Локомотив” стадионына
яктылык утлары булган җәяүлеләр сукмагы төзелде. Биналарның фасадларын буяу һәм
түбәләрен төзекләндерү эшләре дәвам итә (150 млн сумнан артык).
Хәзерге вакытта
мәдәният сараен муниципаль милеккә күчерү эшләре дәвам итә, ә 29 августта “Юдино”
боз аренасын төзүгә старт бирелә. 1,5 мең кв.м мәйданлы “Станция”
яшүсмерләр-яшьләр үзәге проектын әзерләү дәвам итә, “Локомотив” стадионын реконструкцияләү
эшләре башланды. Биредә 1 сентябрьдә футбол кыры әзер була. Юдинолылар үзләре
бистәне үзгәртүдә катнаша. 18 августта Юдинода зур өмә үтте. Монда 150 тонна
чүп чыгарылды, территория чүп-чардан арынды, ә агач кәүсәләре буялды.
“Юдино бистәсе
гаять зур үзгәрешләр кичерде. Бик күп объект төзекләндерелде, зур күләмдә эш
башкарылды. Иң мөһиме, без бистәнең 100 еллыгын бәйрәм итеп кенә калмыйбыз,
аның киләчәктә үсүенә зур нигез салып калдырабыз”, - диде Илсур Метшин һәм ТР Президенты
Рөстәм Миңехановка бистәнең инфраструктурасын яңартырга карар кабул итүе өчен
рәхмәтен белдерде.
Ул искәртеп
үткәнчә, сәнәгать предприятиеләренең эшчәнлеге авырлыклар үткән һәм аларның социаль
өлкәгә булышлык итә алмаган чорын Юдино бистәсе бик авыр кичерде: спорт
комплекслары, Тимер юлчылар мәдәният йорты эшчәнлегендә авырлыклар башланды,
Пионерлар йорты сатылды. Ләкин хәзер социаль объектлар торгызыла. “Юдиноны яңа
дәрәҗәгә чыгарачак сораулар хәл ителә. Моңа кадәр бистәләрдә көн кадагында тора
торган мәсьәләләр хәл ителгән булса, хәзер без аларны комплекслы хәл итәбез.
Районнар тигезсезлеген бетерү турындагы күптәнге хыялыбыз тормышка аша башлады.
Бүген бу башка – уңайлы, куркынычсыз, яшәү өчен иң чиста экологик район”, -
диде шәһәр башлыгы. Ул шәһәрлеләрне юбилейны бәйрәм итүгә кушылырга чакырды.
29 августта
бәйрәмнең төп сәхнәсе – Тимер юлчылар мәдәният сарае каршындагы мәйданчык. Биредә
концерт узачак, спорт һәм интерактив мәйданчыклар эшләячәк, фудкорт зонасы,
сәүдә һәм ярминкәләр оештырылачак. Сүз уңаеннан, күп балалы гаиләләргә
ташламалар булачак. Балалар өчен махсус күңел ачу программасы әзерләнә.
Юдинолылар каршында,
“Веселые Волгари” ансамбле, “Зө-Ләй-Лә” триосы, “Silfred crew” һәм “Miami Dance”
төркемнәре кебек җирле артистлардан кала, Элвин Грей һәм Стас Костюшкин чыгыш
ясаячак. Моннан кала, “Безнең команда тавышы – безнең ишегалды тавышы!” караоке
бәйгесендә финалга чыгучылар да катнашачак.
Куркынычсызлык тәэмин
итү өчен 28 август 21.00 сәгатьтән 29 август 9.00 сәгатькә кадәр Бирюзовая һәм Лейтенант
Красиков (Бирюзовая урамының 1а номерлы йортыннан Фирганә урамына кадәр) урамнарында,
Ильич урамында (һәйкәл-паровоздан Революция урамына кадәр), Черемхово урамында
(Лейтенант Красиков урамыннан Ян Юдин урамына кадәр) транспорт тукталышы һәм
парковкасы тыела. Шулай ук 29 августта 9.00 сәгатьтән 21 сәгатькә кадәр бу
урамнарда транспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнә.