(Казан шәһәре
KZN.RU, 12-нче февраль, Алсу Сафина). Бүген Казан Мэры Илсур Метшин “Казанкомпрессормаш”
хезмәт коллективы белән очрашты, узган 2017 ел нәтиҗәләре турында сөйләде һәм
завод эшчеләре белән аралашты. Шәһәр башлыгы 2018 елда кайсы ишегаллары һәм
юллар төзекләндереләчәге турында сөйләде һәм футбол буенча иптәшлек матчына
чакыруны кабул итте.
Очрашу алдыннан
шәһәр башлыгы 8 номерлы цехны карап чыкты, биредә компрессорларны җыю эшләренең
азаккы этабы башкарыла. Предприятиенең идарә итүче директоры Илнур Сәгъдиев яңа
буяу-киптерү камерасы турында сөйләде, камераны мартта эксплуатациягә кертергә
планлаштырыла. Ул буяу сыйфатын күтәрергә ярдәм итәчәк. Моннан кала, Мэрга “Такат”
блок-модульле шөрепле компрессор җайланмасын күрсәттеләр. Билгеләп үтәргә
кирәк, завод продукциясенә нефтегаз, химия һәм башка өлкәләрдә ихтыяҗ бар.
Очрашуны ачып,
Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, “Казанкомпрессормаш” – 67 елга якын тарихлы предприятие
– шәһәр һәм республика икътисады флагманы, Россия һәм БДБ илләрендә сәнәгатьнең
төрле өлкәләре өчен компрессор җайланмаларын җитештерүче алдынгы оешма булып
тора.
“Төрле елларда
сезнең предприятиене үз эшенең осталары җитәкләде”, - дип билгеләп үтте шәһәр
башлыгы. Ул беренче директор Павел Горинны исенә төшерде. Ул җитәкләгән вакытта
беренче компрессор төзелде һәм компрессор техникасы экспорты башланды. Тихон
Ломакин җитәкләгән чорда “Компрессормаш” чын мәгънәсендә компрессор заводына
әверелде һәм Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнде. Әхмәт Галиев
җитәкчелеге вакытында Европада иң зурлардан саналган сынау станциясе, тулай
тораклар, сырхауханәләр, балалар бакчалары һәм торак йортлар төзелде. Үзгәртеп
кору чорында предприятиенең фәнни-техник һәм сәнәгый потенциалын Ибраһим
Хисамиев саклап кала алды. Шәһәр башлыгы предприятиегә республика һәм шәһәр
проектларына керткән өлешләре өчен рәхмәтен белдерде.
Шуннан соң Илсур
Метшин Казанның узган елда ирешкән төп күрсәткечләрен билгеләп үтте. 2017 елда
Татарстан башкаласында 958 мең кв.м торак төзелгән – бу күрсәткеч буенча шәһәр
Идел буе төбәкләре башкалалары арасында беренче урында тора. Моннан кала,
алданган өлешчеләр проблемаларын хәл итү өчен күп эш башкарылды – 6 йортта 1360
фатир тапшырылды. Күп фатирлы йортларны капиталь төзекләндерү эшләренә
килгәндә, узган елда ул 239 объектта ясалды. Шул ук вакытта мәктәпләрдә һәм
социаль объектларда капиталь төзекләндерү эшләре башкарыла.
Юлларны
төзекләндерү турында сөйләгәндә, Илсур Мешин ассызыклап үткәнчә, 2017 елда 175
урам төзекләндерелде. Моның өчен 6 млрд сум тотылды.
Шуннан соң Илсур
Метшин завод эшчеләре сорауларына җавап бирде. Очрашуда Казанның эре
микрорайоннары, шул исәптән “Салават күпере” үсеше, тар медицина белгечләрен
җәлеп итү, транспорт схемасын камилләштерү, 2018 елга капиталь төзекләндерү
программалары турында сораулар бирелде.
Себер тракты, 17
адресы буенча яшәүче ханым 4 йортка уртак булган балалар мәйданчыгына игътибар
юнәлтте. Аның сүзләре буенча, алар йорты ягында декоратив киртә барлыкка
килгән, ул пенсионерларга һәм бала арбалары белән аналарга мәйданчыкка үтү юлын
катлауландыра. Совет районы администрациясе башлыгы Рөстәм Гафаров аңлатканча,
быел Дружба, Попов, Заря һәм Себер тракты урамнары белән чикләнгән территорияне
төзекләндерү планлаштырылган, әлеге йорт ишегалдында да эшләр башкарылачак.
Казан Мэры хәбәр
иткәнчә, узган елда йорт территорияләрен төзекләндерү өчен 1 млрд сум бүленде,
бу акчага 340 ишегалды һәм 46 квартал эчендәге юл төзекләндерелгән.
“Казанкомпрессормаш”
эшчесе Константиновка бистәсендә юлларны төзекләндерү турында сорау бирде. Илсур
Метшин билгеләп үткәнчә, бистәдә эшләр быел да дәвам итәчәк – биредә Казан һәм
Белокаменная урамнары төзекләндереләчәк.
Тулаем алганда,
шәһәр башлыгы искәртеп үткәнчә, Казанның 13 бистәсендә 40 мең кв.м. мәйданда 21
юл ясалды. 2011 елдан барлыгы 49 бистәдә 284 юл ясалган.
Предприятие
эшчеләре спорт белән дә кызыксына – шәһәр башлыгы белән аралашу барышында завод
эшчеләре арасында берәү сөйләгәнчә, “Казанкомпрессормашта” спорт берләшмәсе
барлыкка килгән, футбол буенча завод күләмендә ярышлар үтә. Алар командасы
белән иптәшлек матчын уйнарга ул шәһәр Мэрын да чакырды. “Кабул ителде,
уйнарбыз!”, - диде Илсур Метшин.
Очрашу азагында
шәһәр башлыгы “Казанкомпрессормаш” коллективына хезмәтләре өчен рәхмәтен
белдерде. Мэр билгеләп үткәнчә, предприятие һәрвакыт республика башкаласы
икътисадының һәм шәһәрдә барган үзгәрешләрнең нигезе булып торды.