Казан Мэры шәһәр паркларын һәм скверларын иң яхшы фитнес-үзәк дип атады
Денис Гордийко фотосы
(Казан шәһәре
KZN.RU, 13-нче ноябрь, Алсу Сафина). Бүген парклар – ял итү урыны гына түгел,
бу – яхшы фитнес-үзәк тә – шәһәр паркларын һәм җәмәгать киңлекләрен
төзекләндерүгә Илсур Метшин шундый бәя бирде.
“Иртән, көндез
һәм кичен төрле яшьтәге кешеләрне очрату шатларндыра. Кешеләр көннән-көн
паркларда актив спорт төрләре белән шөгыльләнә. Актив өлкән яшьтәге кешеләр
скандинавия йөрүе өчен шартлар булдыру хакында сорап мөрәҗәгать иттеләр”, - диде
ул.
Шәһәр башлыгы
Тышкы төзекләндерү комитеты рәисенә, район администрацияләре башлыкларына,
Парклар һәм скверлар дирекциясенә әлеге тәкъдим буенча социаль проект эшләргә
кушты. “Безнең паркларда мөмкинлекләр булдырыйк”, - дип тәмамлады шәһәр
башлыгы.