(Казан шәһәре
KZN.RU, 12-нче октябрь). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи
өлешендә шәһәр төзелеше сораулары буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы
утырышын үткәрде. Чарада ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан
Мэры Илсур Метшин, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре һ.б.
катнашты.
Казанның баш
архитекторы Татьяна Прокофьева шәһәрнең үзәк өлешендә яңа төзелеш һәм
реконструкцияләү объектларын тәкъдим итте.
Беренче булып,
Г.Тукай урамында 3-4 катлы корылма – “Көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинаты”
каралды. Әлеге проект ведомствоара комиссиянең барлык әгъзалары тарафыннан кабул
ителде. Калинин урамындагы 8 катлы торак йорт проекты белән якыннанрак
танышырга карар кылынды. Моның өчен комиссия әгъзалары йорт төзеләчәк урынга
чыгачак. Шундый ук карар Һади Атласи урамында төзеләчәк 4 катлы йорт проекты
буенча да кабул ителде.
2 индивидуаль торак
төзелеше объекты – Карелия урамында (Адмирал бистәсе) һәм Военная урамында – фасадлары
буенча проектларын эшләп бетерергә тәкъдим ителде. Рөстәм Миңнеханов
искәртүенчә, шәһәрнең тарихи өлешендә тарихи масштабны һәм стильне саклау
максатында аерым регламент бар.
Нур Баян
урамындагы (Татарстан һәм Г.Тукай урамнары арасында)6 катлы бина проекты өчен фасад
эшләнешенең башка төрле вариантларын уйларга тәкъдим ителде. Татьяна Прокофьева,
билгеләп үткәнчә, бина торак кварталның эчендә урнашачак. Шуңа да карамастан,
ТР Президенты проектны алга таба эшләп бетерергә, шулай ук төзелеш мәйданчыгын
карап кайтырга тәкъдим итте.
Энгельс
урамындагы 3-18 катлы торак комплекс проектын комиссия әгъзалары кире какты. Объект
сәнагый районда Гладилов урамы янында урнашачак. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә,
Казанның Киров районы һәм аның архитектурасы үзенчәлекләре әлегә кадәр тиешенчә
бәяләнмәгән. Әлеге проектка яңадан әйләнеп кайтырга карар кылынды.
Алга таба Һади
Такташ – Сәлимҗанов урамнарында урнашачак 4 катлы бина проектын карадылар. Объект
ике вариантта тәкъдим ителде. Комиссия әгъзаларының уңай бәясен ул беренче
вариантта алды. Комиссия әгъзасы архитектор Николай Новиков проектның җәяүлеләр
челтәрен һәм якын-тирәдәге җәмәгать киңлекләрен янәдән эшләргә тәкъдим итте.
Яхин –
Чернышевский – Исхакый – Мәскәү урамнарында төзеләчәк квартал проекты расланды.
Проект буенча, Яхин урамында өске катларында аппартаментлар белән сәүдә
комплексы, Исхакый – Чернышевский почмагында атриумнар системасы белән торак
комплекс урнашачак.
Чираттагы ике
объект – Г.Тукай, 97 адресы буенча урнашачак комплекс биналары төзелешенең
беренче этабы һәм Горький ур., 16 адресы буенча мәктәп бинасын төзү.
Шоссе урамындагы
объект (“Яңа гасыр телевидениесе” компаниясенең медиакомплексы )өчен яңа
чишелеш тәкъдим ителде. Проект “Татинвестгражданпроект” тарафыннан эшләнде. Рөстәм
Миңнеханов тәкъдиме буенча, проектынң әлеге варианты нигез буларак каралачак.
Большая урамы
буенча урнашачак 2 номерлы тикшерү изоляторының административ комплексы проектын
соңрак карарга уйладылар. Рөстәм Миңнеханов әлеге проект өчен башка урын карау
мөмкинлеген тәкъдим итте.
Азакта Алабуга
шәһәренең Мәскәү урамында урнашачак 3 катлы торак йорт проекты каралды. Проект турында
Алабуганың баш архитекторы сөйләде. Әлеге проект комиссия әгъзалары тарафыннан
кабул ителде, дип хәбәр итә ТР Хакимияте порталы.