Илсур Метшин шәһәр һәм республика бүләкләре тапшырды
Марат Мөгыйнов фотосы
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче август, Антон Ноздрин). Бүген Казан
шәһәр думасының чираттан тыш сессиясендә Казан Мэры Илсур Метшин республика һәм
шәһәр бүләкләре тапшырды. Утырыш шәһәр Башкарма комитеты бинасында уза.
Җирле үзидарә органнары эшчәнлеге нәтиҗәлелеген үстерүгә
керткән өлеше, Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең финанс-икътисади үсешенә
керткән өлеше өчен Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Радик Шәфигуллин ТР
Президенты Карары нигезендә “Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге
казанышлары өчен” медале белән бүләкләнде. Шундый ук бүләк Җир һәм милек мөнәсәбәтләре
комитеты рәисе Ренат Галәветдиновка тапшырылды.
Казан Мэры карары нигезендә массакүләм мәгълүмат чараларын
үстерүгә керткән өлеше һәм намуслы хезмәте өчен Казан Мактаулы грамотасы белән “Татнефть-Ак
Барс” спорт-коммерция предприятиесе пресс-атташесы Ренат Ширманов бүләкләнде.