Казанда Җиңү паркында Мәңгелек утка чәчәкләр салу тантанасы узды
Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре
KZN.RU, 22-нче июнь). Бүген - Искә алу һәм кайгы көнендә - Дан мемориалы
колоннадасында Мәңгелек утка чәчәкләр салу тантанасы уздырылды.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары,
Россия футбол берлеге президенты Виталий Мутко, Казан Мэры Илсур Метшин, Алмания
футбол берлеге президенты Райнхард Гриндель һәм башка рәсми затлар
катнашты.
Катнашучылар һәлак булган каһарманнарны тынлык минуты белән искә
алдылар.
Чарада Казан горнизоны ротасы катнашты, дип хәбәр итә ТР
Президенты матбугат хезмәте.