(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче апрель, Алсу Сафина). Бүген
Башкарма комитеттагы эшлекле дүшәмбедә Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин Испаниядә
узган эшлекле визиты тәэсирләре белән бүлеште, аерым алганда, Бөтендөнья туристлык
оешмасы штаб-фатирына (UNWTO) баруы турында сөйләп үтте. Шәһәр башлыгы Казанны туристик
мегаполис буларак үстерү өчен күп өйрәнергә кирәк булуын ассызыклады.
“Алар үз проектларын масштаблы төстә презентацияләделәр,
Казанның “Ефәк юл”да үзенчәлекле роль уйнаганлыгын ассызыкладылар, - дип
билгеләде Казан Мэры, UNWTO штаб-фатирындагы очрашу турында сөйләгәндә. - Әлеге
проектның никадәрле әһәмиятле икәнлеген беләсезме, аның өстендә дәүләт
җитәкчеләре шөгыльләнә, һәм моңа, туризм оешмалары һәм туризм министрлыкларының
гына түгел, Эчке эшләр министрлыкларының да күпләгән туристик форумнары,
күргәзмәләре һәм очрашулары багышлана”.
“Моны, мәсәлән, мәктәпне тәмамлаганнан соң Казан федераль
университетының зур аудиториясенә эләгү тәэсирләре белән чагыштырып булыр иде. Гомумән
башка хисләр кичерәсең, - дип билгеләде И.Метшин. – Нәкъ шулай да. Без күп
очрашабыз, аралашабыз, партнерлык мөнәсәбәтләре булдырырга тырышабыз, әмма
безнең әлеге өйрәнәсе яклар җитәрлек. Безгә күп әйбергә өйрәнергә мөмкин һәм
кирәк. Бу – Казанны туристик мегаполис буларак үстерүгә ярдәм итәчәк”.
Туризмга булышлык күрсәтү комитеты директоры Дарья Санникова
искәртеп үткәнчә, 19-нчы апрельдә Россиянең Испаниядәге Илчелегендә илнең
алдынгы туроператорларының 60 вәкиле өчен Казанның туристик потенциалы тәкъдим
ителде. Төп игътибар Казанда зур халыкара чаралар уздыру һәм 2018 елгы футбол
буенча дөнья чемпионатын үткәрүгә әзерлек тәҗрибәсенә багышланган.