(Казан шәһәре KZN.RU,
17-нче март). Бүген Казан Башкарма комитетында генераль план эшенең барышы
турында фикер алышу узды. Казан Мэры Илсур Метшин рәислеге астында узган киңәшмә
катнашучылары шәһәрнең киләчәктәге үсешен билгеләячәк документ өчен мөһим
булган актуаль мәсьәләләр рәтен җентекләп өйрәнделәр.
Генплан эшенең кайсы этапта икәнлеген шәһәр башлыгына «Фәнни-тикшерү
проекты һәм Проект институты» дәүләт унитар предприятиесе директорының җитештерү
сораулары буенча беренче урынбасары Олег Григорьев җиткерде. Ул, шәһәр төзү
документациясен (шәһәр төзелеше проектының җирле нормативлары, генераль план, җир
биләмәләрен куллану һәм йортлар салу кагыйдәләре һәм Мәдәни мирас объектларын
саклау зоналары проекты) төзегәндә, шәһәрдәге хәзерге ситуация турында зур
күләмдә мәгълүматлар анализлануын искә төшереп үтте. Мәсәлән, “чын шәһәр”
чикләрен билгеләргә мөмкинлек биргән кәрәзле операторлар мәгълүматлары эшкәртелгән,
транспорт лабораториясе ярдәмендә юл хәрәкәте анализланган, халык арасында
сораштырулар уздрылган һ.б.
Транспорт моделен кертеп, шәһәр системасындагы төрле
компонентларның имитацион математик модельләре булдырылган. Әлеге модельләргә
нигезләнеп, җирле архитекторлар һәм шәһәр төзүчеләре катнашлыгында эшләнелгән шәһәр
үсешенең дүрт вариант концепциясе анализланган. Ул Генплан эше буенча комиссия
утырышында каралды һәм расланды. Әлеге концепця нигезендә Казан үсешенең төп
принциплары арасында түбәндәгеләр тора: шәһәр территориясенең комплекслы үсеше,
инфраструктураның алга чыгу үсеше, шәһәр үсешенең экологик һәм полицентрик
булуы.
Киңәшмәдә шәһәр тирәсендәге тимер юл транспорты үсеше,
метрополитен һ.б.; урам-юл челтәре мәсьәләләре, парковка урыннары, шәһәрдә
торучыларының эшләү һәм яшәү урыннарының урнашу тигезлеге кебек транспорт мәсьәләләре
күтәрелде. Барлык темалар да – кабул ителгән Шәһәр төзелешен проектлау җирле
нормативларын исәпкә алып һәм башка шәһәр төзелеше документларына нигезләнеп
каралды.
Киңәшмәдә Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкин, Казан
шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин,
Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов, Архитектура
һәм шәһәр төзелеше идарәсе башлыгы Владимир Фомин, Казанның баш архитекторы
Татьяна Прокофьева һәм аның урынбасары Тимур Кадыйров катнаштылар.