“Пермьнең ак төннәре” фестивалендә 2013 елгы Универсиаданы тәкъдим итәләр
(KZN.RU, 21-нче июнь). Бүген “Пермьнең ак төннәре” фестивалендә Казан Мэры Илсур Метшин шәһәрнең “Мәдәни альянс” проектына кушылуы хакындагы килешүгә кул куячак.
Казан белән аерым килешү төзеләчәк, дип хәбәр итә Казан Башкарама комитетының Мәдәният идарәсе. Мәдәни алмашу өлкәләрендәге хезмәттәшлектән кала, альянска кергән регионнар “Россия мәдәнияте” проектында катнашачак. Әлеге проект “Мәдәни Универсиада”ның состав өлеше булып торачак. Альянс шәһәрләренең иҗади делегацияләре 2013 елда Казанда мәдәни чаралар сериясен оештырачак.
Килешүгә кул куелганнан соң,2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданы тәкъдим итү үтәчәк. Презентацияне “Казан-2013” Башкарма дирекциясе” генеральдиректорының урынбасары ИгорьСивов үткәрәчәк.
Бу чара Казанда узачак Универсиадага карата "беренче тапкыр" гыйбәрәсен аеруча еш куллануны раслаячак.Сүз ярышулар программасы, спорт һәм инфраструктура объектларының саны һәм сыйфаты турында гына түгел, ә 2013 елгы Универсиаданың спорт һәм иҗат бәйрәменә әверелүе хакында.
Илебезнең иң масштаблы мәдәни проектларының берсе - “Пермьнең ак төннәре” фестивалендә катнашу 2013 елгы Универсиадага әзерлек кысаларында Россиянең иҗади һәм мәдәни интеллигенциясен берләштерә торган җитди адым булып тора, дип хәбәр ителә Универсиада презентациясендә.
"Мәдәни Альянс" проекты Чулман буендагы фестиваль мәйданчыкларында Россиянең төрле төбәкләре иҗади потенциалын берләштергән "Пермьдә ак төннәр" фестиваленең мөһим һәм нигез өлешләренең берсе булып тора.Мәдәни альянс принцибы буенча төрле дәүләтләрдән тугандаш-шәһәрләр хезмәттәшлек итә. Бүгенге көнне “Мәдәни альянс” Казан, Тверь, Самара, Тольятти, Өфе, Екатеринбург, Түбән Новгород, Киров, Ульяновск һәм Санкт-Петербург шәһәрләрен били.
Исегезгә төшерәбез, Пермь шәһәрендә “Пермьнең ак төннәре” фестивале уза. Казанны фестта Болак театры, “Выход-68” беренче республикакүләм яшьләр режиссура лабораториясе, В.Аксенов музееның әдәби-музыкаль проекты, композитор Радик Сәлимов, “Яинея” төркеме, җырчы Мубай, “Иттифак” төркеме, 20\21 заманча сәнгать студиясе, BAG граффити төркеме, Ләлә Кузнецованың “Юллар” фотокүргәзмәсе, Рәшит Төхвәтуллин скульптуралары күргәзмәсе тәкъдим итә, шулай ук Пермьдә Мөселман киносы көннәрен оештырып үткәрү дә каралган.